Мөселманнарга көндәлек әсбап.

By 0
1154
Мөселманнарга көндәлек әсбап.

Болгар бабаларыбызның Исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу мөнәсәбәтле, диндәшләребезгә сөенечле хәбәр: Уфа мәркәзебезнең “Ихлас” мәчетендә алдагы ел өчен ике төрле тәкъвим нәшерләнде.
Төркиянең “Ихлас” вакуфы ярдәмендә әзерләнгән һәм басылган тәкъвим – шундый басманың дүртенче чыгарылышы. Беренче чыгарылыш укучыларга 2019 елда барып җитеп, хуплап каршыланган иде.
Әлеге тәкъвимдә елның һәр көне аерым бит биләп, анда Уфа һәм Казан шәһәрләре, янә республикабыздагы 17 кала һәм авыл өчен намаз вакытлары бирелә.
Ислами һәм рәсми бәйрәмнәр, Ватаныбыз һәм республикабыз тормышына бәйле истәлекле даталар, якташларыбызның күркәм юбилейлары ярыйсы киң күрсәтелә. Динебез кануннарына, аның тарихына, бүгенге халәтенә кагылышлы язмалар, фәһемле, ныкчым эчтәлекле мәкаләләр, Башкортстаныбыз җирлегеннән төрле мәгълүматлар, кызыклы парчалар да игътибарны җәлеп итәрлек.
Һәр битендә тулы айны чагылдырган тәкъвим дә, алдагысы кебек, Болгар бабаларыбызның Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланды. Басманың һәр бите рәссам-каллиграф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш шәмаилләре белән бизәлеп, һәр айдагы мөбарәк бәйрәмнәр, урындагы намаз вакытлары да җиткерелде.
Ике тәкъвимне дә, һәрдаим кул астында тотып, өстәл басмасы буларак та рәхәтләнеп файдаланырга, диварга да элеп куярга мөмкин.
Билгеле, диннең нигезе – шәһадәт, ягъни, Аллаһтан башка Илаһ юк, Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның илчесе, дигән кәлимә. Диннең дивары – намаз булганлыктан, Пәйгамбәребез хәдисләрендә: “Намаз – Исламның башы”; “Намаз – диннең терәге һәм аның нуры” дип әйтелә.
Коръән Кәримдә: “Дөреслектә, намаз кешене начар һәм кабахәт эшләрдән тыя… Аллаһ сез эшләгән нәрсәләрне белә”, дип боерыла (“Гәнкәбүт” – “Үрмәкүч” сүрәсе, 45нче аять). Илаһи Китапта намаз гыйбадәтенең анык тәгаенләнгән вакытында кылынырга тиешлеге дә искәртелгән: “Дөреслектә, намаз мөэминнәргә билгеле вакытта кылырга дип йөкләтелде” (“Ниса” сүрәсе, 103нче аять).
Кыямәт көнендә иң беренче сорауның намаз турында булачагын белгән, динебез куйган гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәргә омтылган диндәшларебез өчен әйтелгән тәкъвимнәр – бик тә кирәкле көндәлек әсбап. Әлеге басмаларны “Ихлас” мәчетеннән килеп яки соратып алдырырга була. Коръән аятьләре, хәдис шәрифләр, фәһемле дини мәгълүматлар тупланган тәкъвимнәр – якыннарыгызга тоташ ел буе сөенеп кулланырлык кадерле бүләк, диндә ныгынуга таяныч булыр, ИншәАллаһ!
“Ихлас” мәчете матбугат хезмәте