Кеше китә – эзе кала, Изге рухы дәртләндереп яши

By 0
1186
Кеше китә – эзе кала, Изге рухы дәртләндереп яши

Марис Нәзировның хәтер һәм кадер кичәсе
Биш ел элек, февральнең тәүге иртәләренең берсендә, районыбыз гына түгел, тугандаш Башкортстан һәм Татарстанның мәдәни дөньясы олы югалту кичерде: күренекле шагыйрь, ялкынлы каләмле журналист, булдыклы җитәкче, актив җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган  матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, ихлас аралашучан, гади, кешелекле кеше Марис Назыйф улы Нәзиров авыр чир белән көрәшеп, якты дөньядан мәңгелеккә күчте. Иҗатының яңа көч белән ярсу чишмәдәй ургылган мәлендә, өр-яңа идеяләр, кыю башлангычлар, дуслык-туганлык күперләрен ныгытучы әдәби-рухи багланышлар уртасында кайнаганда санаулы айлар, көннәр эчендә генә мае беткән шәм кебек кинәт сүнде. Актив тормыш позициясе, язмышына төшкән олы сынауларны үткәрә белүе белән сәламәтлегенә нинди мәкерле куркыныч чир янавын ул сизми дә калды…
Вакыт  күңел җәрәхәтләрен уңалта, олы хәсрәтләрне баса, диләр. Бәлки шулайдыр да. Әмма якты дөньяда изге гамәлләре белән тирән эз калдыра белгән олы шәхесләрне югалту әчесе аны белүче, аның белән аралашып яшәгән кешеләр күңелендә шул буын кешеләре яңаларга алмашынганчы гына түгел, ә бәлки дистәләгән еллар, хәтта гасырлар үткәч тә саклана әле. Андыйларны һич онытмыйлар, якты истәлекләрен кадерләп саклыйлар да.

 

Узган атна ахырында районыбызда күпкырлы талант иясе Марис Назыйф улы Нәзировны искә алу мәртәбәле чара итеп оештырылды. Шимбә көнне ул сигез елга якын гомерендә җитәкчелек иткән, заманча реконструкция үткәреп, республикада өлгеле матбугат йортына әверелгән, талантлы хезмәткәрләр коллективы туплап, өр-яңа эш алымнарын кыю керткән, эшчәнлеген үз-үзен икътисадый яклый ала торган Чакмагыш мәгълүмат үзәге бинасында аның истәлегенә тактаташ ачудан башланды берчә моңсу, берчә шатлыклы ул тантана. Яхшы сыйфатлы кара гранит плитага аның уйчан, мөлаем йөзе төшерелгән һәм 2002-2009 елларда биредә җитәкчелек итүе турында башкорт һәм рус телләрендәге язулар уелган. Шушы уңайдан җыелган район җәмәгатьчелеге, мәрхүмнең хезмәттәшләре, туганнары, республиканың күренекле шәхесләре алдында иң  тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады. Ул әдипнең тормыш һәм хезмәт юлын байкап, күренекле якташыбызның башкорт һәм татар  халыклары арасында гына түгел, илкүләм дуслык җепләрен ныгытуга керткән хезмәтен, районыбыз өчен олы тырышлыгын лаеклы бәһаләде, аның исемен  мәңгеләштерү эше артабан да дәвам иттереләчәген билгеләде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, аның республикабыздагы тармагын җитәкләүче күренекле шәхес, киң билгеле композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Алик Харис улы Локманов лирик шагыйрь, актив җәмәгатьче, оста җитәкче, яхшы дус Марис Нәзировның исеме буыннар хәтерендә озак сакланачагын белдерде, аның якты истәлегенә кадер-хөрмәт күрсәтүче муниципаль район хакимиятенә, рухи һәм кан кардәшләренә, изгелекле якташларына рәхмәт җиткерде, эшләрендә, артабангы тормышларында уңышлар теләде.

Бертуган абыйсы, отставкадагы подполковник Марсель Назыйф улы Нәзировның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Бу дөньядан вакытсызрак киткән энесенә шундый кадер-хөрмәткә аның күңеле тулуы, иң ихлас теләкләрен хакимият башлыгына һәм тантанада катнашкан аның урынбасарларына, төрле учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләренә, барлык изгелекле Чакмагыш халкына юллады.
Тактаташ өстендәге япманы муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев белән шагыйрь озак еллар аның әгъзасы булып торган, биш съездында делегат булып катнашкан, районыбыздагы оешмасын гомеренең соңгы көненә кадәр җитәкләгән Бөтендөнья татар конгрессының республикадагы оешмасы җитәкчесе, ярты гасырга якын аралашып, дус булып яшәгән композитор Алик Локманов ачты. Чарада катнашучыларның көчле алкышлары астында матбугат йортына керүчеләрне мөлаем сәламләп торучы шагыйрь рәсеме һәм язулар уелган тактаташ ачылды. Дистәләгән кеше аның истәлеген хөрмәтләп баш иде, чәчәкләр салды.

Тантана Балалар иҗат үзәгенең тамаша залында дәвам итте. Район имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров мәрхүм рухына багышлап Коръән аятьләрен укып ишеттерде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Илсөяр Шәймөхәммәтова, Луиза Ишморатова, Денис Мансуров, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльза Сәетгәрәева аһәңле иттереп Марис Нәзировның шигырьләрен укыды, төрле конкурслар лауреатлары, моң ияләре Эльвир Халиков, Гөлназ Сәлимова, җырчы-композитор Илдар Хәмидуллин, юрист һәм сәхнә остасы Маргарита Кәримова шагыйрь сүзләренә язылган җырларны яңгыратты, Балалар сәнгать мәктәбенең яшь тәрбияләнүчеләре татар биюен башкарды.
Әдипнең тормышы һәм мәдәниятебездә тоткан урыны турында күренекле язучы һәм галим, Марис Нәзиров белән ярты гасырдан артык бертугандай аралашып яшәгән остазы һәм якын дусты Рәиф Кадим улы Әмиров, наширә, республиканың “Сәхибҗамал” оешмасы рәисәсе, “Ихлас Шәриф” мәҗмугасы мөхәррире, якташыбыз Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева хатирәләрен уртаклаштылар. Динә ханым районыбызда “Сәхибҗамал” оешмасын җитәкләүче Луиза Фрит кызы Ишморатовага бу берлек идарәсенең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатын да тапшырды. Күренекле журналист, телевизион тапшырулар алып баручы Халисә Мөхәммәдиева да күңелендәге хисләрне залдагыларга җиткерде, шагыйрь турында тапшырулар видеотасмаларын мәдәни фондка бүләк итте.
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Светлана Фларис кызы Шакирова Марис Нәзировның кешелеклелеген, игътибарлылыгын, ярдәмчеллеген хәтергә алды, районыбызның горурлыгы булган мондый шәхесләребезнең исеме бервакытта да онытылмаячак, дип белдерде. Алик Локманова тантана героеның тормыш һәм иҗат юлын байкаган слайд-шоу төзегән, экран аша тере шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Марис Нәзыйф улы гаиләсе, дус-туганнары, коллегалары белән берлектә кичәдә катнашучыларга мөлаем караш юнәлтте.
Сценариен үзе үк төзеп, күңелләрне тибрәтерлек итеп кичәне алып барган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова да гаиләләре белән аралашып, хәтта күршеләр булып яшәгән Марис Нәзиров һәм аның җәмәгате Фәүзә Гасакирова турында ихлас җылы сүзләр җиткереп, чараны йомгаклагач, күмәкләп фотога төшү, шагыйрьнең каберенә барып чәчәкләр салу оештырылды. Артабан кичә районыбыз хуҗалыклары, шәхси эшкуарларның иганә ярдәме белән оештырылган аш-су табыны артында аралашу буларак дәвам итте. Аны әзерләүдә ярдәм иткән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Вадим Васильевич Соколовка, булдыклы хуҗалык рәисләре Рәсүл Гата улы Фәйрузов (“Победа”), Рушан Рифгать улы Гайсинга (“Алга”), Зәбир Фәнил улы Гыйлемхановка (“Заря”), Фәргать Фәрит улы Ваһаповка (“Герой”), эшкуарлар Ирек Усмановка, Илфир Әхкәмовка, Ришат Арслановка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Чагыштырмача кыска гына гомере эчендә олы эшләре белән йөрәкләргә уелып калган Марис Назыйф улы Нәзировның якты истәлеге, изге рухы барыбызны да җиңүләргә рухландырып яшәвен дәвам итәр, дип ныклы ышанабыз.
Фәнис Әмирханов
Чакмагыш мәгълүмат үзәге директоры,
“Игенче” гәзитенең баш мөхәрире