Каһарман генерал

By 0
777
Каһарман генерал

Ватанны саклаучылар көне – ил тарихы белән бәйле бу дата аерым кешеләрнең язмышына кагылышлы истәлекле көн буларак та билгеле. 23 февраль – ул легендар генерал, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов батырларча һәлак булган көн дә. Быел аның вафатына 76 ел тулды.

17 февральдә Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб бер төркем зыялылар өчен геройның туган ягына сәфәр оештырды.

Уңайлы һәм җылы автобуста Кырмыскалы районы Шәйморат (элекке Биштәкә) авылына бик тиз барып җиттек. Герой исемен йөрткән урам буйлап уздык, мәктәп алдында күп еллар элек куелган герой бюстын карап, арытаба юл алдык. Максатыбыз – авыл мәдәният йортында урнашкан күргәзмә залы һәм генерал Шәйморатов туып үскән нигезгә куелган һәйкәлне күрү иде. Күркәм мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Марат кызы Нигъмәтуллина безне җылы каршы алды, күргәзмә залы белән таныштырды. Бай фотоматериаллар тупланган бу зур залда легендар комдивның тормыш юлы, гаиләсе, якыннары турында мәгълүмат урнаштырылган. Аларның һәркайсысы белән җентекләп таныштык. Җыйнак кына кинозалда генерал Шәйморатов турында 7 минутлык документаль фильм карадык. Фильм инглиз, башкорт, урыс телләрендә бара. Без башкорт телендәгесен сайладык һәм вакытсыз вафат булган яраткан дикторыбыз Әхәт Мортазин тавышын ишетеп, легендар генерал язмышын күз алдыннан уздырып, зур дулкынлану кичердек.

Генерал-майор Шәйморатовның тууына быел 120 ел тула. Ул шушы авылда 1899 елның 15 августында гади крәстьян гаиләсендә дөньяга килә. Малайга ун яшь тулгач, әнисе Бибитаифә гүр иясе була. Миңлегали байларга ялланып, көтү көтеп, бер авыр, кара эштән дә йөз чөерми эшләп үсә. Хезмәттә чыныккан авыл улы зирәк, үткер, һәр эшен уйлап эшли торган төпле акыллы егет булып җитешә. Авыл малайлары арасында үзен кечкенәдән әйдәүче буларак таныта.

Авыл мәктәбендә ике генә ел укырга туры килә аңа. Әйткәндәй, Биштәкәдә ул вакытта өч мәктәп, өч мәчет була. Булачак генералның кайсы мәктәптә укыганы белән дә кызыксындык, фаразлар буенча, үзе яшәгән ягындагысында белем алган. Авыр тормыш шартлары егеткә арытаба уку мөмкинлеге бирми, ундүрт яшендә ул Якимов дигән сәнәгатьченең “Урал” пароходына йөк ташучы матрос булып эшкә урнаша. 1917 елдагы вакыйгалардан соң егет Кызыл Армия сафларына кушыла. Гражданнар сугышын С. Буденныйның атлы армиясендә тәмамлый. Нәкъ шушы еллар кыю егеткә булачак һөнәрен фәкать хәрби хезмәт белән бәйләргә этәргәндер.

Хәрби мәктәпләрдә белем алган туры сүзле, кыю Ватан улын иң җаваплы урыннарга хезмәткә тәгаенлиләр. 1925-1930 елларда Кремльне саклаучы полк белән җитәкчелек итә. Арытаба аз сүзле, сабыр холыклы М. Шәйморатовны разведка идарәлегенә эшкә тәгаенлиләр. Монда аның төрек, инглиз, уйгыр, кытай, казах телләрен яхшы белүе бик зур роль уйный. Ул 1934-35 елларда Төркиядә, 1938-1940 елларда Кытайда хәрби атташе була. Кытайда Мао Цзедун җитәкчелегендәге Кытай коммунистларына үз кораллы көчләрен төзергә ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Миңлегали Шәйморатов Мәскәү өчен барган каты сугышларда бөтен белемен, хәрби осталыгын куллана. Атлы гаскәрләрдәге зур тәҗрибәсен бәяләп, аны кавалерия полкы белән җитәкчелеккә тәгаенлиләр. Нәкъ шушы вакытларда 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе туплана. Генштаб бертавыштан аның җитәкчесе итеп Мәскәү янындагы алышларда үзен таныткан М. Шәйморатовны билгели. Кыска гына вакыт аралыгында генерал үз теләкләре белән Ватанны сакларга килгән гади ир-егетләрне оста, кыю көрәшчеләр итеп тәрбияли. Башкавдивизия сафларында иң күп – 78 Советлар Союзы Герое, Җиңү орденының 5 тулы кавалеры булуы да – генерал Шәйморатовның гаскәри мәктәбе нәтиҗәсе. Сугышта дошманнар тарафыннан “кыргый гаскәр” дип аталган атлылар турында язылган җырдагы (Кадыйр Даян сүзләрен Заһир Исмәгыйлев көйгә сала) “Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән…” дигән юлларны кем генә белми бүген. Әмма шул батырлар исемлегендә генерал-майор Миңлегали Шәйморатовның үз исеме булмавы аяныч.

Киң җәмәгатьчелек аңа каһарман исемен юллап, хатлар язып, имзалар җыйса да, СССР чорында батырлык күрсәткән генералга Русия Федерациясе вакыты үткән, дип, ә “Русия Герое” исемен бирү өчен батырлыгы бу чорга карамый, дип, мәсьәлә хәл ителми калды. Бюрократлыкка ни белән генә җавап биреп була? М. Шәйморатовны халык үзе күтәрде. Ул безнең чор Халык каһарманы – Халык генералы. Бүген туры нәсел дәвамчылары булмаса да, генералның исеме елдан-ел киңрәк танылу ала. Шәйморат авылы мәктәбендә укыган йөзгә якын баланың барысы да батырның биографиясен яттан белә диярлек. Бу изге эш киңрәк колач алып, батырның туган туфрагына башка төбәкләрдән дә сәяхәтләр оештырылса, Шәйморатов даны еракларга таралыр.

Ә менә Шәйморатов үткән юлларда, чит төбәкләрдә батыр югары хөрмәткә ия, исеме мәңгеләштерелгән. 1943 елның 23 февралендә каты алышта каһарманнарча һәлак булган Шәйморатов генерал исемен Украинада әле дә зурлыйлар. Дошман тылы эчендәге тыгыз боҗраны өзгәндә генерал белән бергә 300 ир-егетебез һәлак була. Генерал да, солдатлар да Чернухино поселогы янында туганнар каберлегендә җирләнгән. Биредә бер урам аның исемен йөртә. Әйткәндәй, бүген бу җирләр Луганск территориясендә. Башкорт атлыларына багышланган скверда агачлар утыртылган. Штерково авылы янында кыяда “Биредә 1943 елның 23 февралендә генерал М.М. Шәйморатов һәм генерал С.И.Дудко һәлак булды” дип язылган. Аның буяулары мәктәп укучылары тарафыннан ел саен яңартылып тора. Кыяга таба юлга таш түшәп, төзәтеп тору да аларның җаваплылыгында. Петровск каласында батырга һәйкәл куелган һәм мәйдан генерал Шәйморатов исемен йөртә.

2009 елда, Шәйморатовның тууына 110 ел тулу уңаеннан, Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән республикабыздан делегация шул якларда булып кайтты. М.М. Шәйморатов эзләре буенча сәфәрдә булган отставкадагы милиция полковнигы Әмир Дәүләтшин безгә сәяхәтебез барышында легендар комдив турында башка кызыклы мәгълүматларны да ишеттерде.

Сәяхәт ахырында Миңлегале Шәйморатовның туган нигезенә куелган батыр һәйкәлен дә барып күрдек. Сәфәрне оештыруда үз көчен керткән “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм каһарман рухына дога кылды. “Балкыш” телевизион каналы яугир турында тапшыру төшерде.

“Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб җитәкчесе Нәфисә Акчурина белдерүенчә, халкыбызның билгеле шәхесләре эзләре буенча мондый сәяхәтләр алда да оештырылачак. Алар безнең бай тарихлы республикабызның горурлыгы булган милли батырларыбызның исемен мәңгеләштерергә ярдәм итә. Гомерлек горурлык, милли батырлык үрнәге булган шәхесләр исеме тагын да киңрәк колач белән яктыртылырга, Уфабызда, респубикабыз шәһәр-авылларында урамнар, биографияләренә бәйле объектлар аларның данлы исемнәрен лаеклы йөртергә тиеш.

Алсу Төхвәтуллина