Замана мөселманы

By 0
879
Замана мөселманы

17 декабрьдә “Ихлас” мәчетенең тантаналар залында “Русия гражданнар җәмгыятендә мөселманның роле һәм әһәмияте” дигән темага фәнни-гамәли семинар үтте. Аны оештыручылар –
Башкортстан Республикасы башлыгы каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча шура,
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты,
Русия үзәк диния нәзарәтенең Русия Ислам унииверситеты,
Уфа шәһәре Киров районы мөселманнарының “Ихлас” мәхәлләсе семинарга алдан җитди әзерләнгәнлектән, ул югары кимәлдә булып чыкты.
Семинар башында катнашучыларга “Ихлас” киностудиясендә төшерелгән “Иман һәм мәхәббәт байлыгы” фильмы күрсәтелде.
Катнашучыларны сәламләп, форумны “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм ачып җибәрде. БДПУның рухи иминлек һәм дини белем үсеше институты директоры Данияр Мәүлияр улы Абдрахманов, Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Линиц улы Саяхов тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Композитор Афәрим Садыйк улы Акчурин җитәкчелегендәге “Илаһиләр” халык төркеменең кадимге һәм заманча мөнәҗәтләре залга үзгә бер җылылык өреп, җанландырып җибәрде.
Семинарда катнашучылар игътибарына тирән эчтәлекле сигез доклад тәкъдим ителде.
Мөхәммәт Мостафа улы Галләмнең “Аллаһ гаделлеге галәмәтләре”;
“Ихлас” мәчетенең уку-тәрбия бүлеге мөдире, Башкортстан мөслимәләр берлеге рәисәсе Розалия Идрис кызы Халикованың “Мөселман тәрбия системасында шәригать”;
педагогия фәннәре кандидаты, мөгаллимә Рәмзия Мәгафур кызы Сафинаның “Русиядә мөселман хатын-кызларының эшкә урнашуында проблемнар”;
М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры, философия фәннәре докторы Валерий Семен улы Хазиевның “Гражданнар җәмгыяте һәм дин”;
БДУ профессоры, филология фәннәре докторы Алмаз Галимҗан улы Шәйхуловның “Динсез тәрбия – тәрбиясезлек”;
В. Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, мөгаллимә Фатыйма Габделхаликъ кызы Фаткуллинаның “Яшь буынны бөек дин әһелләре мисалында тәрбияләү”;
психология фәннәре кандидаты, “Ихлас” мәчетенең сәүдә бүлеге җитәкчесе Люция Мозакир кызы Камаеваның “Мәҗит Гафури – Русия мөселман җәмгыятенең чагу вәкиле”;
юрист, адвокат, “Ихлас” мәчетенең яшьләр шурасы рәисе Әлфәрид Әмир улы Дәүләтшинның “Дөньяви җәмгыятьтә мөселман хокуклары” темаларына докладлары зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңланды.
Семинар үтә эшлекле шартларда үтте, фикер алышуларда дин әһелләре, мәхәллә вәкилләре дә катнашты. Сөземтәдә хәзерге Русиядә мөселманнар өчен бихисап актуаль, көнүзәк мәсьәләләр каралды.
Исламда дөньяви һәм фәлсәфи проблемнар;
Исламда социаль идеаллар һәм кыйммәтләр;
Исламда белем бирү учреждениеләре һәм программалары;
Ислами гаиләдә, көнкүрештә әхлаки кыйммәтләр;
Исламның рухи һәм хокукый кыйммәтләре мәсьәләләре җентекле тикшерелде.
Докладчылар һәм чыгыш ясаучылар хәзерге Русиядә гражданнар җәмгыятендә мөселманнарның роле киңәя баруын; моның яшьләргә белем һәм тәрбия бирүдә аеруча ачык күренүен; сәяси, икътисадый, хокукый, әхлакый, педагогик даирәдә мөселманнарның роле ныгынуын билгеләп үтте. Семинар барышында Русия гражданнар җәмгыяте формалашуда мөселманнарның ролен көчәйтүдә аткарыласы гамәлләр дә ачыкланды.
Моның өчен:
җәмгыять үсешендә мәгариф һәм белемгә өстенлек бирү;
рухи кыйммәтләрнең гамәли файдасын тану;
Ислами белем алу системасын фәнни белемнәр белән бәйләү;
диненә, милләтенә карамый, кешеләрне хөрмәт итү;
хәйриячелекне үстерү;
этик һәм эстетик зәвыкны берләштерү кирәк, дигән гомуми фикергә киленде.
Шул ук вакытта мөселманнарның, аларның оешмаларының дәүләт һәм хөкүмәт ярдәменә мохтаҗлыгы да ассызыкланды. Шулай:
яшь буында ватанпәрвәрлек, халыкчанлык, эшсөючәнлек, гаиләчеллек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүче Ислами белем бирү, тәрбия, мәдәният учреждениеләренә матди ярдәм күрсәтү;
Русия гражданнар җәмгыятенең халыкара абруен күтәрү максатында, мөселманнарның халыкара, илләрара бәйләнешләрен ныгытуга булышу;
матбугат басмаларында, радио һәм телевидениедә мөселманнар турында мәгълүмат бирүне арттыру;
Русиядә гражданнар җәмгыятендә мөселманнарның роле һәм әһәмияте хакында гыйльми-тикшеренү эшләренә максатчан чыгымнар бүлү зарурлыгы турында әйтелде.
Динә Морзакаева

Фото Владимира Гороховского

Фотографии семинара.