Татарстан артислары – “Ихлас”та

By 0
716
Татарстан артислары – “Ихлас”та

14 – 20 февральдә Башкортстанның башкаласы Уфада Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия драмы театры гастрольләре үтте. Татарстанның сәхнә осталары Уфа тамашачыларына иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итте. Аяз Гыйләҗевнең “Миркәй белән Айсылу”, Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк”, Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява”, Гаяз Исхакыйның “Тормышмы бу”, Илгиз Зәйкиевның “Бию пәрие” тамашалары тулы залларда зур уңыш белән куелды.

17 февральдә Татарстан сәнгать осталары “Ихлас” мәчетендә кунакта булды, мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм аларны колач җәеп каршылап, мөтәвәллият әгъзалары якты йөз, кадер-хөрмәт күрсәтте. Чәй табыны артындагы ихлас аралашуда Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары, Башкортстанның милләт җанлы җәмәгать эшлеклеләре катнашты, рухи тормышыбыз, милли мәдәният һәм театр сәнгате үсешенә кагылышлы мәсьләләр хакында кызыклы әңгәмә корылды.

“Ихлас”мәчете матбугат үзәге

Смотрите интервью с Наилей Гараевой и Фанисом Зиганшиным.