Яңарышка йөз тотып

By 0
950
Яңарышка йөз тотып

19нчы мартта “Ихлас” мәхәлләсе мөтәвәллиятенең чираттагы утырышы үтте.
Анда:
“Ихлас” мәхәлләсендә тәфтиш хәят хезмәтен бәяләү;
Риза казый Фәхретдин галиҗәнәбләренең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Хәяте һәм әсәрләре” дип исемләнгән документаль фильм иҗат итү;
“Ихлас Шәриф” мәҗмугасының нәүбәттәге чыгарылышы хакында;
Русия Казан Ислам университеты талибе Дәүләтшин Альфред Әмир улын “Ихлас” мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасы бурычларын бүлешү (имам-наиб) хезмәтенә тәкъдим итү кебек көнүзәк мәсьәләләр каралды.
Утырыш, гадәттәгечә, имам-хатыйб Мөхәммәт Галләмнең сәламләү сүзе һәм дога укудан башланып китте.
Тәфтиш хәят хезмәтен бәяләп, аның рәисе Габделбарый хаҗи Байков, аның урынбасары Фаил Хөснуллин, мәчетнең исәп-хисап эшләренә җаваплы Вәсимә Гәрәева чыгыш ясады. Керемнәрнең башлыча ирекле хәйрия, хәер-садака рәвешендә килүе һәм мәчет, ихтыяҗларын каплау – телефон, интернет, ут, су өчен, хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә тотынылуы әйтелде. Махсус тәгаенләнештә бирелгән акчалар, мәсәлән “Балкыш” тапшыруын әзерләүгә килгән акчалар, нәкъ шул максатларда кулланыла. Керемнәр дә, чыгымнар да рәсми теркәлә бара, исәп-хисап төгәл аткарыла. Чыгыш ясаучылар, иң мөһиме, мәчетнең бер төрле дә бурычлары булмавын сөенечле ассызыклап үтте. Мәчеттә исәп-хисап алып бару торышы, тәфтиш хәят хезмәте бертавыштан югары бәһа алды, тырышлыгы, вазыйфасын намуслы башкарганы өчен Вәсимә Гәрәевага рәхмәт белдерелде.
Мөхәммәт хәзрәт Галләм белән Илдар Еникеев мөтәвәллият әгъзаларын Риза казый Фәхретдиннең хәяте һәм әсәрләре буенча документаль фильм төшерү нияте белән таныштырдылар. Мәчет аксакаллары, бу башлангычта матди таянычтан тыш, фидакарьлек, тәвәккәллек кирәк булуын әйтеп, аларга хәерле эшләр, уңайлы юллар теләде.
“Ихлас-Шәриф” мәҗмугасы мөхәррире Динә Морзакаева басманың яңа саны әзерләнүе хакында бәян итеп, заман белән бергә алга омтылу кирәклеген әйтеп, чыгарылышта яшь авторларның күбрәк җәлеп ителүе, Ислам дөньясындагы яңа башлангычларга игътибар бирелүе, шул ук вакытта мәҗмуга нәшерләүдә төп юнәлешнең тугрылыклы саклануы хакында сөйләде.
Альфред Дәүләтшинны имам-наиб вазыйфасына тәкъдим итеп, Мөхәммәт хәзрәт Галләм аңа күп өметләр баглавын белдерде.
Альфред Дәүләтшин, аксакаллар алдына чыгып, тәрҗемән хәле белән таныштырды. Ул Уфада туып үскән, Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, һөнәре буенча – юрист булып эшли. Югары ислами белем ала. Гаиләле, хәләле белән өч бала тәрбиялиләр.
Мөтәвәллият әгъзалары Афәрин Акчурин, Фәварис Максютов, Максат Мамлеев, Илсур Хөснетдинов, Дилә Булгаковалар аның хакында уңай фикерләрен белдереп, Альфред Дәүләтшинның иманлы гаиләдә үсүен, кечкенә чактан мәчеткә йөрүен, әле Казанда Ислам университетында укуын, ярдәмчел, акыллы булуын әйттеләр. Мәчетнең абруйлы агалары Габделбарый Байков белән Фаил Хөснуллин вазыйфаның идфрат җаваплы булуын, күп рухи көч, вакыт таләп итүен кисәтте. Нәтиҗәдә мөтәвәллият әгъзалары, Альфред хаҗи имам-хатыйбның уң кулы булыр, бәлки, киләчәктә шул бурычларны да үтәргә алыныр дип, олы ышаныч белдереп, бертавыштан аны имам-наиб вазыйфасына хуплады.
Утырышта манараларны төзеп бетү турындагы сорау да күтәрелде. Иганәчеләр шурасыннан Айдар Гәрәев әлеге мәсьәләнең күз уңыннан төшмәвен, һәрдаим хәстәрдә булуын белдерде.
Мөхәммәт хәзрәт Галләм манараларның архитектура кануннарына ярашлы күтәрелүен әйтеп, манаралар өстендә ярымайлар балкуы да тантана ителер, аннан азан авазлары да яңгырар киләчәктә, дип ышандырды.
Мөтәвәллият утырышы, монда кабул ителгәнчә, бәрәкәтле зыяфәт һәм җанлы аралашу белән тәмамланды.

Смотреть фотографии с мероприятия.
“Ихлас” мәчете матбугат хезмәте