“Әгәр дә Аллаһ һәркемгә муллык бирсә, Җир йөзендә бозыклык артыр иде. Шуңа күрә, Ул ризыкны теләгәне кадәр генә иңдерә. Аллаһ бәндәләрнең кылмышларыннан хәбәрдар, аларны күреп тора” (“Шура” сүрәсе, 27 аять).
“Кешеләр арасында иң кыен сынауларга пәйгамбәрләр тап булды, аннан – изге бәндәләр. Кешеләргә сынау иман дәрәҗәсенә карата бирелә. Иман көчлерәк булган саен, сынаулар да бермә-бер арта. Әгәр кеше иманында зәгыйфьлек, йомшаклык бар икән, сынаулар да шундый булыр. Кыенлыклар Аллаһ колларына гүр ияләре булганчы килеп торачактыр”.