Мөхәммәт хәзрәт – Мәҗлес рәисе.

By 0
737
Мөхәммәт хәзрәт – Мәҗлес рәисе.

Агымдагы елның 24 декабрендә “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлес утырышы үтте һәм анда Мөхәммәт хәзрәт Галләмовны “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлес рәисе вазыйфасына сайлау мәсьәләсе каралды. Утырышта “Ихлас” мәчетенең мөтәвәллият әгъзалары, мөгаллимнәр катнашты, шулай ук Башкортстан Башлыгы каршындагы динара мөнәсәбәтләр шурасы, Башкортстан Диния нәзарәте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде.
Утырышны Коръән аятләре уку белән ачып, мәчетнең имам-хатыйбы Әлфред Дәүләтшин беренче чыгыш ясады. Ул, “Ихлас” мөселман оешмасы низамнамәсенә ярашлы, әлеге вазыйфага Мөхәммәт хәзрәт Галләмовны тәкъдим итте.
Имам-наиб Илсур Хөснетдинов, мөтәвәллият әгъзалары Максат Мамлиев, Динә Морзакаева, Фаил Хөснетдинов, Газмөхәммәт Хәмидуллин, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре Розалия Халикова, Нәфисә Акчурина һ.б., чыгыш ясап, Халыкара Тынычлык федерациясе илчесе, “Халыклар дуслыгы” ордены һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк иясе, журналист, дистәләгән китаплар авторы, озак еллар “Ихлас” мәчетендә имам-хатыйб хезмәтендә мәшгуль булган Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең күренекле дин эшлеклесе, талантлы оештыручы, ышанычлы һәм зыялы зат булуын ассызыклап, аның мәхәллә мәҗлесе рәисе вазыйфасына иң лаеклы шәхес булуын билгеләп үтте. Мөхәммәт хәзрәтнең әлеге эшне үз өстенә йөкләвен мәчет һәм Киров районнары мөселманнары өчен хәерле буласын юрадылар.
Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы динара мөнәсәбәтләр шурасы вәкиле Вячеслав Пятков, Халыкара Тынычлык федерациясе сәркатибы Ольга Ким, Башкортстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Саяхов, Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры Валерий Хазиев, Мөхәммәт хәзрәтнең дини, иҗтимагый һәм матбугаттагы хезмәтләрен җентекләп бәян итеп, аның казанышларын югары бәһаләделәр.
Мөхәммәт хәзрәт Галләмне “Ихлас” мәчете мәҗлес рәисе вазыйфасына сайлау карары бертавыштан расланды.
“Ихлас” мәчетенең матбугат хезмәте