Бөтенрусиядә җиңүче!

By 0
645
Бөтенрусиядә җиңүче!

“Ихлас Шәриф” мәҗмугасы Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мәхәлләсе тарафыннан 2013 елдан нәшерләнә башлады, март аенда аның беренче саны дөнья күрде. Шуннан башлап чыгарылган барлык саннарының да төп темасы – динебез Ислам, аның кануннары, сере һәм могҗизасы мәңге ачылып бетмәс Изге Коръән булды. Басма белгәннәргә – белемне ныгыту һәм кабатлау (кабатлаганнан дога искерми, диләр), белмәгәннәргә – өйрәнер җирлек булып, һәр битендә диндәшләребезгә иман гыйлемен җиткерә.
Мәчеттә хезмәт салучы дин әһелләренең күпкырлы эшчәнлеге, мөэмин-мөселманнар белән аралашуда, аларны Исламга әйдәүдә яңа мөмкмнлекләр эзләве хакындагы мәкаләләр дә укучыларны җәлеп итә. “Вәгазьләр һәм хөтбәләр”, “Ислам һәм инсан”, “Ихлас” даирәсе”, “Могтәбәр шәхесләребез” сәхифәләрендәге язмалар төрле яшьтәге киң катлам мөселманнарга тәгаенләнә. Дини тормыш белән генә чикләнеп калмый, мәдәни ихтыяҗларны да исәпкә алып, “Әдәбият – рух канаты”, “Хикмәтле хикәяләр” сәхифәләрендә тәрбияви эчтәлекле шигырьләр, чәчмә әсәрләр, халык иҗаты өлгеләренә дә урын шактый бирелә.
Ислам динебез – тиңнәр дине, ул кешеләрне теленә, чырай-төсенә, чыгышына карап аермый. Аллаһ Тәгаләгә якынаерга ният тоткан төрле милләт мөселманнарын туплау максатында, мәҗмуга тәүге саныннан ук берничә телдә “сөйләшә” – догалар, язмалар гарәп, татар, башкорт, рус, төрек, фарсы, инглиз телләрендә бирелде. Басманың чираттагы саннарында да күптеллелек саклана килә.
Хәзер, иншәАллаһ, дини матбага нәшерләү шактый җанланды. Гәзит-мәҗәлләләрне төбәк дини оешмалары чыгара гадәттә. Шулардан аермалы, “Ихлас Шариф” – мәхәллә мәҗмугасы, бу җәһәттән ул Ватаныбызда һәм төбәгебездә беренче һәм бердәнбер матбагадыр, мөгаен.
Басманың тугызынчы саны киң җәмәгатьчелектә Башкортстандагы татар дөньясының, мондагы мөселман өммәсе тормышының, андагы вәзгыятьнең саф көзгесе, хакыйкый, гадел чагылышы буларак танылды. Шулай, халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай, мәшһүр шәхесләребез Ризаэтдин Фәхретдин, Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәт, Миңлегали Шәйморатов, Әмирхан Еники һ.б. турында язмалар укучыларда зур кызыксыну уятты. “Сәхибҗамал” җәмгыяте, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының һәм “Берлек” берләшмәләренең Башкортстан бүлекчәләре, башка иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге тирәнтен яктыртылды.
“Ихлас Шәриф” мәҗмугасы “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенрусия татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә катнашып, 2019 ел йомгаклары буенча 102 дәгъвачы арасында “Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы” номинациясендә җиңеп чыкты. Мәҗмуганың баш мөхәррире һәм аның әдәби мөхәррире, мәкаләләр авторлары Мөхәммәт Галләм белән Динә Морзакаевага югары бүләкне Казанда Бөтенрусия татар журналистлары форумында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
Хезмәттәшләребезне олы казанышлары белән котлыйбыз, халык ихтыяҗын тудырган тагы да эчтәлеклерәк басмалар нәшерләүне, иҗад илһамы телибез!
“Ихлас” мәчете матбугат хезмәте