Бөтен әһле Ислам җәмәгатебез игътибарына!

By 0
1260
Бөтен әһле Ислам җәмәгатебез игътибарына!

Исеме Исламның яшел байракларына алтын укалар белән язылган бөек Ислам галиме Морадулла Рәмзи әл-Минзәләви тормыш юлы һәм иҗатына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакырабыз.
Белегез ки, тарихны никадәр яхшы белсәгез, шул кадәр илаһиятче булырсыз.
Конференция Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгына багышлана.
Тарихыбызның якты сәхифәләре 3 ноябрьдә “Ихлас” мәчете конференцияләр залында ачылачак.
Зирәк зиһен, камил акыл, тулы иман әһелләребезне иртәнге сәгать 9:00 колач ачып көтәбез.
Белешмәләр өчен телефон: (347) 256-18-46.
Электрон почта адресы: ihlasufa@gmail.com