«ИХЛАС» МАНАРАСЫНДА АЙ БАЛКЫДЫ!

By 0
215
«ИХЛАС» МАНАРАСЫНДА АЙ БАЛКЫДЫ!

Башкортстаныбызның башкаласы Уфаның 450 еллыгы тантанасына
әзерлек кысаларында Киров районы «Ихлас» мәчетендә дә быел җәй
төзекләндерү, юнәтү эшләре әүдем барды.
Мәхәллә халкын, мәчеткә гыйбадәткә йөрүчеләрне сөендереп, бина
эчендә залларда түшәм-диварлар яңадан буялды, идәннәргә өр-яңа матур,
йомшак келәмнәр түшәлде.
Шулар өстенә, яңа шатлык, яңа куанычлы, тарихи вакыйга: 21 июльдә
мәчет манарасының өстенә күркәм гөмбәз урнаштырылып, нурлы Ай
балкыды! Мәхәллә халкы бу эшнең аткарылуын озак еллар көткән иде,
ниһаять, диндәшләребезнең, мәчет аксакалларының мөкатдәс теләге кабул
булды!
Әлеге колачлы эшләрне аткаруда бәһаләп бетмәслек олы ярдәм
күрсәткән игелекле затларыбыз: Миңнерәис Мәрван улы Усманов, Зөфәр
Сәфәр улы Солтанов, Өлфәт Хөрмәт улы Хәбибуллинга һәм шушы
гамәлләргә үз өлешен керткән башка фидакарь диндәшләребезгә “Ихлас”
мәчете җитәкчелеге бар мәхәллә халкы исеменнән чиксез рәхмәтләрен
җиткерә.
Арытаба манарада эшләрне тулысынча төгәлләү – тәрәзләр кую, бизәү
мәшәкатьләрен башкару бурычы тора. Манарадан намазга чакыру – тәүге
Азан әйтү 31 августта – Уфаның 450 еллыгы бәйрәм ителгән көнгә ниятләнә.
Башкалабызның Ислам дөньясындагы бу матур күренешләр динебезгә янә
бер илаһи терәк, куәт булсын!

“Ихлас” мәчете матбугат хезмәте