Манаралар калкыр, иншәАллаһ!

By 0
925
Манаралар калкыр, иншәАллаһ!

29нчы ноябрьдә “Ихлас” мәчетендә имам-хатыйб Мөхәммәт Галләм рәислегендә мәхәллә мөтәвәллиятенең чираттагы утырышы үтте. Тыгыз көн тәртибенә күп кенә көнүзәк мәсьәләләр куелды.

Беренче булып мәхәллә мосолманнарын иң дулкынландырган мәсьәләләрнең берсе – мәчет манараларын күтәрү хакында мөтәвәллиятнең төзелеш шурасы җитәкчесе Зөфәр Солтанов сүз алды. “Бу эштә күзгә ташланып тормаган үзенчәлекләр бар. Проектта манараларны кирпечтән мендерү каралган иде, әле алар блоктан салына. Бу сыйфатлы, заманча төзелеш материалы, – диде ул. – Эш тукталмый, әкренләп бара. Аллаһ ярдәме белән манаралар алдагы елның июль айларына тиешле биеклеккә җитәр дип ниятлибез”. Бу сүзләрне мәчет аксакаллары рухланып кабул итеп, “ИншәАллаһ, шулай була күрсен!” – дип хуплады.

Уфа башкалабызның берләштерелгән Корбан гыйбадәтендәге хезмәтләрен искә алып, мәтәвәллият әгъзасы Максат Мамлеев, мәчетебез, һәрвакыттагыча, алдынгы сафта булды, дип билгеләде. Корбанны чалу шартына китереп оештырылганын, чисталык таләпләре ышанычлы сакланганны, малларның сәламәт булуын тикшереү әйбәт куелганны мактап телгә алды. Кушылып сөйләүчеләр мәйданның эчтәлекле язмалар белән бизәлүен, чарада 14 мәчет катнашса да, бәйрәм ашын бары тик “Ихлас” мәчете әзерләп, килүчеләрне корбан ашыннан авыз иттерүен динебезгә муафыйк гамәл буларак ассызыклады.

Мәчет быел әдәбият сөючеләргә дә зур бүләкләр әзерләде. Утырышта берьюлы өч өр-яңа басма: “Ихлас шәриф” мәҗмугасының яңа саны, мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмнең “Мөкатдәс әманәтләр” китабы, 2019 елга Ислами тәкъвим тәкъдим ителде. Алар буенча нәшерләнгән басмаларның мөхәррире Динә Морзакаева хисап тотты.

“Ихлас шәриф”нең яңа чыгарылышы ифрат бай дини һәм дөньяви эчтәлеге белән кызыктыра. Иман нуры чәчкән вәгазьләр, хөтбәләрдән тыш, биредә бүгенге вәзгыять, замандашларыбызны борчыган сораулар, мәдәни мөхит хакында да шактый тулы мәгълүматлар бар.

Мифтахетдин Акмулла бүләге иясе, әдип, журналист Мөхәммәт Галләмнең “Мөкатдәс әманәтләр” җыентыгы күпләрнең аерылмас дусы, өстәл китабы булырына шик юк. Әлеге җыентыкка еллар дәвамында сайлый барылган иң яхшы дини вә тәрбияви әсәрләр төрле яшьтәге, төрле кимәлдәге белемле укучыларга тәгаенләнгән. Яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, күңелләргә миһербанлык орлыклары чәчә, иманны куәтләргә булыша китап. Халыкчан, җор теле җыентыкны тагы да укымлырак итә.

Төркиянең “Ихлас” вакуфы белән хезмәттәшлектә нәшерләнгән Ислами тәкъвим – төбәгебез тарихында мондый төрдәге беренче басма. Башкортстан җирлегендә төзелгән, республикабызның 100 еллыгына багышланган тәкъвимнең төп тәгаенләнеше – мосолманнарга көндәлек белешмә бирү.

Гыйбадәт мәлләрен төгәл саклаучан диндәшләребезгә аеруча кадерле ул, чөнки тәкъвимдә намаз вакытлары 20 төбәк өчен аерып күрсәтелә. Һәр биттәге язмалар зиһенне тартып тора тәкъвимдә, бөек Ислам галимнәренең, фикер ияләренең әсәрләре гамьле уйланулар, рухи тазарыну өчен чыганак булса, тәрбияви парчалар холык гүзәллеген камилләштерергә ярдәмләшә. Русия үзәк диния нәзарәте, Башкортстан диния нәзарәте, “Ихлас” мәчете турындагы язмалар туган якларыбызда Ислам дине таралу һәм үсеше тарихын күз алдына бастыра. Тормышчан бәяннәр, җиңелчә юморлы көлдергечләр, милли ризык әзерләү ысуллары тәкъвимнең укылу һәм куллану даирәсен ныграк кинәйтә төшә.

Тәҗрибәле журналист, мөгаллимә, Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина басманы әзерләүчеләрне уңышлы эшләре белән котлап, диндәшләребез өчен Ислами тәкъвимнең аеруча көтеп алган басма булуына тукталды. “Намаз вакытларын башка чыганаклар белән чагыштырып карадым, бик куанычлы – Ислами тәкъвимдә алар төгәл күрсәтелгән,” – диде ул. Фатыйма Габделхаликъ кызы шулай ук мөтәвәллият әгъзаларын бөек Ислам галиме Морат Рәмзи Минзәләвәлинең хаяте һәм әсәрләренә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциянең нәтиҗәләре, “Ихлас” мәчетендә мөслимәләрнең көзге атналык укулары барышы белән таныштырып үтте.

Имам-наиб Илсур хәзрәт Хөснетдинов тәкъдиме белән мөтәвәллияткә яңа әгъза – Флүр Арысланов кабул ителде.

Утырыштагылар һәм кунаклар күренекле халык табибәсе Мәдинә Дәүләтбирдинаның оныгы Даян Радик улы Дәүләтбирдин әзерләгән корбан зыяфәтендә катнашты.

Мәдинә Нуриева.