Ислам аналарыбыз өлгесендә

By 0
1831
Ислам аналарыбыз өлгесендә

Март ае ахырында, мәктәпләрдә язгы ял вакытында, “Ихлас” мәчетендә, гадәттәгечә, хатын-кызлар өчен Ислам укулары үтте. Аны оештыруда, һәрвакыттагыча, Башкортстан мөслимәләр оешмасы җитәкчесе, “Ихлас” мәчетенең укыту бүлеге мөдире Розалия Халикова белән В. Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе, “Ихлас” мөгаллимәсе Фатыйма Фаткуллина башлап йөрде. Укуларга республикабызның барча районнарыннан, Самар өлкәсеннән җәмгысе йөзләп хатын-кыз килде. Дин гыйлеме эстәргә килүчеләр арасында күпчелекне хаклы ялдагы мәгариф, матбугат хезмәткәрләре тәшкил итте.

31 мартта “Ихлас” мәчетенең зур залында укырга килүчеләргә “Пәйгамбәр хатыннары” дигән сәхнәләштерелгән кыйсса тәкъдим ителде. Сценарий авторы, күренекле дин һәм мәгариф эшлеклесе Зәмзәмия Әхияр кызы Казыйханова үзенең шәкертләрен – Илеш районы Иске Дөмәй авылы ханымларын алып килгән иде. Илеш районы мөслимәләр оешмасы рәисәсе Фәндәлия Шәрифҗанова җитәкчелегендәге якташлары – Мөхәммәд с.г.в.нең сөекле хатыннарын сынландырган 12 мөслимә йөзендә Ислам апаларының язмышы, гомер юлы якты үрнәк булып күз алдына басты, тамаша кылучылар чиксез тәэсирләнеп, олы фәһем җыйды.

Мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт чараны ачып җибәреп, азак катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Ихлас” мәчете матбугат хезмәте.

Фотографии с мероприятия.