Шагыйрь рухын шатландырып

By 0
789
Шагыйрь рухын шатландырып

14 декабрьдә Акмулла төяге – Миякә районында матур традициягә әйләнгән, бөек шагыйрь истәлегенә багышланган бәйрәм шаулап үтте.

Тантанага дәрәҗәле кунаклар һәм абруйлы якташлар, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреатлары: Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Риф Абдуллин, Хәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм журналист Факил Морзакаев, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм журналист Сәрвәр Сурина, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, әдип һәм журналист Мөхәммәт Галләм, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Җәмил Әбделмәнов, авыл хуҗалыгы ветераны Вәсим Хәсәнов чакырылган иде. Шулай ук филология фәннәре кандидатлары – Уфа дәүләт сәнгать институты доценты Гөлназ Галина белән Башкорт дәүләт педагогия бергә булды.

Тантаналар мәшһүр мәгърифәтченең туган авылы Туксанбайдагы музеенда башланып китте. Музей мөдире, университеты доценты Гөлназ Ишбаева да, Миякә җирен үз күреп, бәйрәмгә мәртәбә өстәделәр. Район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов һәм аның урынбасары Светлана Атангулова, кунакларны хуҗаларча хәстәрлекле каршы алып, һәрдаим язучы Фәнис Янышев шагыйрьнең шәхсиятенә һәм иҗатына кагылышлы 400дән артык экспонатның иң әһәмиятлеләре белән таныштырып, кызыклы әңгәмә корды.

Сафар авылында клубка барып кергәч тә, игътибарны үзенә тартып, чагу төсләрдәге данлы Миякә паласлары күргәзмәсе күзләрне иркәләде. Кунаклар авыл һәм мәктәп укучылары белән аралашты, алар алдында чыгыш ясады.

Кыргыз-Миякәдә, район мәдәният йортында чараның төп йоласы аткарылды – Ришат Габдерәшит улы Акмулла премиясенең яңа лауреатын игълан итте. Комиссия карары белән, быел бу премиягә районны 19 ел дәвамында җитәкләп, Акмулла истәлеген мәңгеләштерүгә зур тырышлык салган Хәбир Мусин лаек булды. Лауреатны ихлас котлаулар барышында Мөхәммәт Галләмнең сәхнә түрендә Хәбир Хәләф улына ап-ак Акмулла җиләне белән чалмасын кидергәне залда зур җанлану уятты, халык бүләкне көчле алкышлар белән хуплады.

Сәхнәдә кунакларның бәсле йөрәк сүзен җиткерүе, сәнгать осталарының җыр-биюләре, мәшһүр сүз рәссамының әсәрләрен тәэсирле укулар күңелләргә уелып калды. Соклангыч тантананың кайтавазы, күкләрне иңләп, шагыйрьнең рухын да шатландыргандыр, мөгаен.

Динә Морзакаева.