Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Новости "Ихлас"та - "Иптәш командир"
"Ихлас"та - "Иптәш командир" PDF Печать E-mail
31.05.2017 09:18

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.

 

Балаларның чыгышын карарга башкала зыялылары, студентлар, яшьләр, мәктәп укучылары җыелган иде. Ватан сугышы ветераны Әсгать Минһаҗетдинов тамашаның үзен аеруча дулкынландыруын әйтте.

 

"Символ" театр-студиясенә Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский белән Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова җитәкчелек итә. Берничә ел эшләп килүче студиянең уңышлары да бар. Алар Казанда үткән балалар театрлары конкурсында К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектакле белән җиңүгә ирешкән. Бирегә йөрүче берничә кыз һәм егет артистлыкны гомерлек һөнәре итеп сайлаган һәм шушы юнәлештәге уку йортларында белем ала.

Гимназия директоры Равил Идрисов театрның балаларны, үсмерләрне матурлыкны аңларга, мәрхәмәтле булырга, аралашырга, кеше алдында югалып калмаска өйрәтүен ассызыклый.

"Символ" театр-студиясенә уңышлар телибез.

Резеда Нуртдинова

Обновлено 31.05.2017 09:25
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Объявлен дополнительный набор в групу религиозного песнословия "Иляhилар"
тел. для справок 89872478440
Руководитель - А.Акчурин


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ