Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Новости Гүзәл затларның кулыннан эш килә
Гүзәл затларның кулыннан эш килә PDF Печать E-mail
26.10.2016 06:05

Татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы республикада иң актив эшләүче иҗтимагый оешмаларның берседер, мөгаен. Һәм монда аның җитәкчесе, “Ихлас-Шәриф” мәҗмугасы мөхәррире Динә Морзакаеваның өлеше зур. Динә Гайнелбаян кызы – үзенең абруе,  зыялылыгы белән күпләрне үз янына туплардай хөрмәтле шәхес.

 

Октябрь ахырында гүзәл затларыбыз  "Халыклар дуслыгы йорты"нда чираттагы утырышларын үткәреп, эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар, алдагы айларга эш планын карадылар. Соңгы чорда башкарылган эшләр, чынлап та, байтак. Оешма әгъзалары башкалабызда һәм төбәкләрдә төрле мәдәни-иҗтимагый, әдәби чараларны үткәрүгә күп көч салалар. Җәлилчеләргә  багышланган хәтер көне ("Ихлас" мәчете белән берлектә), Миякәдә мөслимәләр оешмасы белән очрашу, Кушнаренко, Благовар, Чакмагыш районнары хатын-кызлар советлары белән үткәрелгән  "Дуслык төягендә кот булыр" бәйрәме, Кырмыскалы районы Бозаяз авылында Айрат Сөләймановның "Бозаяз нәселләре һәм аларның шәҗәрәсе"  китабын тәкъдим итү, Чакмагыш районында Самавыр бәйрәме һ. б.  чараларда "Сәхибҗамал" кызлары башлап йөрде. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үткәргән "Җанлы сүз" конкурсын оештыруда оешманың идарә әгъзасы Лилия Сәгыйдуллинаның өлеше гаять зур.  Автор-башкаручы Ризидә Мөхәммәтҗанова Үрге Кыйгыда һәм Уфада үзенең юбилей кичәләрен оештырды.

Оешма әгъзалары әдәби иҗатка мөкиббән. Тәнзилә Исәнбирдина һәм Алисә Шәңгәрәеваны – шигъри җыетыклары белән,   юбилярларның гомер бәйрәмнәрен шигъри сүз белән котларга онытмадылар. Арада быел хаҗ сәфәре кылучылар да булган.

"Сәхибҗамал" оешмасы утырышында Казан кунагы Нуридә Насыйбуллина да катнашты. Ул – безнең якташыбыз, Стәрлебаш районының Бузат авылы кызы. Роберт Миңнуллин иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклаган, монография бастырган. Бүгенге көндә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас бүлегендә эшли. Аның әйтүенчә, язучылар, шагыйрьләрнең язма мирасы тиешле дәрәҗәдә саклана. Әдипләрнең архивын тапшыру буенча яисә чыганакларга кагылышлы сораулар белән бүлеккә мөрәҗәгать итәргә була. Нуридә  җырга да бик маһир, калфак чигү остасы да икән.

Гүзәл затларыбыз киләчәктә дә республиканың иҗтимагый-мәдәни тормышында актив катнашырга җыена. Декабрь аенда, оешманың  15 еллыгына багышлап, тамашачылар яратып өлгергән "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" әдәби-музыкаль бәйрәмен үткәрмәкчеләр. Матур башлангычлары уңышлы булсын аларның!

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.

Обновлено 26.10.2016 07:42
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Объявлен дополнительный набор в групу религиозного песнословия "Иляhилар"
тел. для справок 89872478440
Руководитель - А.Акчурин


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ