Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Новости Ил онытмас батыр улларын!
Ил онытмас батыр улларын! PDF Печать E-mail
07.09.2016 07:17

Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Уфаның “Ихлас” мәчетендә күркәм чара үтте

25 августта шагыйрь, татар халкының күренекле улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак билгеләп үтелде. Моннан 72 ел элек Муса Җәлил һәм 10 татардан торган төркем Берлинның Плетцензее төрмәсендә Өченче рейхның Империя суды хөкеменә тартыла һәм җәзалап үтерелә.

Билгеләнгән көнне Уфаның “Ихлас” мәчетендә җәлилчеләр батырлыгын искә алу буенча патриотик акция үтте. Анда җәмәгать оешмалары, ветераннар, руханилар, мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре, сәнгатькәрләр һәм башкалар катнашты.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм чараны ачып, каһарманнар рухына атап дога укыды, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин җитәкчелегендәге “Илаһилар” иҗат төркеме Муса Җәлилнең чорында популяр булган һәм шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар башкарды. Аннары “Мясной бор”да эзтабарлар алып барган эш һәм тарихи чыганаклар турында “Хәтерлим” дигән фильм күрсәтелде, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов шагыйрьгә багышланган “Кояшлы җырлар” дип аталган шигырен укыды.

Искә алу кичәсендә, шулай ук, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Динә Морзакаева, әлеге кичә проектының авторы, режиссер Ренард Хантимеров чыгыш ясадылар, Гаян Арсланов хатирәләрен шигъри юлларга салып ишеттерде. Хәтер кичәсе ахырында мәчет каршында җәлилчеләрнең якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды, күккә 11 кызыл шар очырылды.

Рәзилә НИЗАМОВА.

 

 

Обновлено 07.09.2016 07:21
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Новости Объединенного исламского конгресса России

Feed URL not supported or can not load it.

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Объявлен дополнительный набор в групу религиозного песнословия "Иляhилар"
тел. для справок 89872478440
Руководитель - А.Акчурин


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ