Skip to content

Главная Документы Протоколы Уфада җәлилчеләрне искә алдылар
Уфада җәлилчеләрне искә алдылар PDF Печать E-mail
Документы

25 август – җәлилчеләрне искә алу көне. Нәкъ  72 ел элек – 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә татар легионының 11 әгъзасе җәзалап үтерелә.  Моңа кадәр бу  көн Башкортстан татар иҗтимагый үзәгендә генә искә алына иде. Быел беренче тапкыр җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан хәтер кичәсе узды. Чара Уфаның “Ихлас” мәчетендә үткәрелде. Хәтер кичәсен ачып, “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Муса Җәлилнең тормыш юлы, тоткынлыктагы еллары турында сөйләде.

Җәлилчеләрне искә алу көнендә Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов та катнашты һәм чыгыш ясады:

 

“Җәлил тоткынлыкта булган төрмәдә 3 меңгә якын кешенең үтерелүе билгеле. Шуларның 24е Советлар Берлеге батырлары булган. Аларның яртысы диярлек, ягъни 11е татар егетләре. Шул егетләр арасында өчесе чыгышлары белән Башкортстаннан. Алар: Фуат Булатов, Гариф Шабаев һәм Сәлим Бохараев. Бу 11 егетнең исемнәре тарих сәхифәләрендә алтын хәрефләр белән язылган. Ә Муса Җәлилгә килгәндә, мин аны татар халкының Атланты дип исәплим. Ул иңнәре белән татар халкының рухи бөеклеген күтәреп тора”.

 

Марат Кәримов Муса Җәлилгә багышланган шигырен дә укып ишеттерде.

Чарада кичәне оештыручыларның берсе,  Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе   Динә Морзакаева да чыгыш ясады:

“Яхшы илнең балалары бер-берсенә  батыр дип дәшәр,  яман илнең балалары бер-берсенә бахыр дип дәшәр дигән гыйбарә бар.Безнең милләтнең  яу каһарманнары да, сүз, спорт һәм хезмәт батырлары да күп. Муса Җәлилдәй батырларыбызның булуын аларның аналарының бөеклеге белән дә аңлатыр идем. Заманнар үзгәрсә дә, Җәлилнең иҗаты кыйммәтен югалтмый. Дөрес, без аның иҗатын тагын да ныграк өйрәнергә, киләчәктә мондый чараларны зуррак итеп үткәрергә бурычлы.”

Чарада чыгыш ясаучылар Җәлил һәм җәлилчеләрнең бөеклеген данлады, аның үзләренең күңелләренә якын шигырьләрен укып ишеттерде. Муса Җәлилгә Уфада һәйкәл булырга тиешлеге турында фикерләр дә яңгырады. Чарада “Ихлас” мәчете каршында оештырылган “Илаһилар” иҗат төркеме чыгыш ясап, Муса Җәлил яшәгән чорда яңгыраган җырлар белән таныштырды. Бу төркем бәйрәмгә сюрприз да әзерләгән – Муса Җәлил сүзләренә җыр премьерасы тәкъдим ителде. “Ышанма” исемле шигырьгә көйне “Илаһилар” төркеме җитәкчесе, композитор Афарим Акчурин иҗат иткән.

Чара мәчет ихатасында тәмамланды. Кичәдә катнашучы бер төркем зыялылар һавага  кызыл шарлар очырды. Әлеге чарада Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның әнисе Рәисә Хәмитова, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашты.

Мөнир Вафин

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт газеты Азбука Корана

Наши реквизиты

Мусульманская религиозная организация
Кировского района г. Уфы «Ихлас»
ИНН 0274057626
КПП 027401001
р\с 40703810200000000003
ООО Промтрансбанк г. Уфа
К\с 30101810000000000846
БИК 048073846
ОКПО 45307747, ОКОНХ 98700
ОГРН 1030200016440
ОКОГУ 62000
ОКАТО 80401375000
Г. Уфа, 450103, ул. Сочинская, 43
Тел.:  (3472) 256-18-48, 256-18-46

Председатель МРО «Ихлас»
Имам-хатыб Галлямов Мухамет  Мустафович


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ