Skip to content

Главная Документы Протоколы "Ихлас" мәчете тәрбия үзәгенә әйләнә
"Ихлас" мәчете тәрбия үзәгенә әйләнә PDF Печать E-mail
Документы

Уфаның "Ихлас" мәчетендә бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитабын тәкъдим итү чарасы узды.

Уфаның “Ихлас” мәчете тәрбия үзәгенә әйләнеп бара. Берничә көн элек анда “Әхлак мәктәбе” бөтенрусия укулары башланган иде. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән мөслимәләр белемнәрен камилләштерә.

31 октябрьдә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитабын тәкъдим итү чарасы узды. Аны “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм ачып, хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге урыны турында сөйләде. Хатын-кызларны “милләт аналары” дип атады.

 

Аннан соң Кадрия Идрисова сүз алды. Ул чыгышын оешманың структурасы белән таныштырудан башлады. Аның сүзләренчә, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы 278 бүлекчәне берләштерә. Татарстаннан читтә иң күбе Башкортстан “Ак калфак” оешмасы бүлекчәләре. Алар барлыгы тугызга җиткән.

Аннан соң Идрисова оешманың Татарстанда башкарылган эшләре белән таныштырды. Иң мөһим эшләр дип чигү чигү, җиләк җыю, себерке бәйләү кебек чараларны атады. Хатын-кызларны милли киемнән йөрергә чакырды. Чара күмәкләп видео-тәлинкә карау белән дәвам итте. “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитапта карыннан алып кырык көнгәчә бала тәрбияләү, исем кушу, бала мунчасы, сөннәт һәм башка йолаларны уздыру, бишек җырлары, бала тәрбияләүдәге башка мөһим чаралар тәфсилләп яктыртыла. Тамашачылар видеокитапны мөкиббән карап, бик яратып кабул итте.

Чараның икенче өлешендә Башкортстанның Бишбүләк районыннан килгән “Ак калфак” фольклор төркеме тамашалары күрсәтелде.

Чара зыяфәт – чәй табыны белән тәмамланды.

Башкортстан “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Люция Вафина Азатлыкка фикерләре белән бүлеште: “Кадрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” исемле видеокитабын тәкъдим итү безнең башлангыч белән оештырылды. Авторга зурлап килүе өчен, “Ихлас” мәчетенә оештырырга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт. Видеокитапта бала тәрбияләүнең беренче генә баскычы төшерелгән. Киләчәктә башка баскычлары турында да шундый видеокитаплар эшләнер дип ышанам. Бу эш әхлакый саф, милләтпәрвәр чын татар кешесен тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Мин бу язмага зур бәя бирәм. Без киләчәктә аның калган өлешләрен дә тәкъдим итү чараларын һичшиксез уздырачакбыз. Бу видеокитаптагы йолаларның мөһимлеген халыкка җиткерү буенча да эшчәнлек алып барачакбыз.”

Менир Васин

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт газеты Азбука Корана

Наши реквизиты

Мусульманская религиозная организация
Кировского района г. Уфы «Ихлас»
ИНН 0274057626
КПП 027401001
р\с 40703810200000000003
ООО Промтрансбанк г. Уфа
К\с 30101810000000000846
БИК 048073846
ОКПО 45307747, ОКОНХ 98700
ОГРН 1030200016440
ОКОГУ 62000
ОКАТО 80401375000
Г. Уфа, 450103, ул. Сочинская, 43
Тел.:  (3472) 256-18-48, 256-18-46

Председатель МРО «Ихлас»
Имам-хатыб Галлямов Мухамет  Мустафович


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ