Skip to content

Главная Документы Протоколы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт һәм М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрлары артистлары очрашуы үтте
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт һәм М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрлары артистлары очрашуы үтте PDF Печать E-mail
Документы

10-17 сентябрьдә Уфада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узды. Спектакльләр ике мәйданда: Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәм Уфа татар дәүләтНуртеатрында берьюлы үтте. Гадәттәгечә, камаллыларны Башкортстан тамашачысы җылы кабул итте.

 

13 сентябрьдә М. Гафури театрының кече сәхнәсендә “Уйлан, кеше!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Проектның авторы --танылган музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрларының уртак проектында труппаларның әйдәүче артистлары чыгыш ясады.

 

Камаллыларның быелгы гастрольләре вакытында тагын бер истәлекле вакыйга булды. 16 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары, җитәкчеләре башкалабыз Уфаның дини-мәдәни мәркәзе булып торучы “Ихлас” мәчетенә очрашу мәҗлесенә килде.

 

-- Аллаһы Тәгалә безгә үз Ватанабызның, Хөкүмәтебезнең һәм халкыбызның иманын күрүне насыйп әйләде. Бүген ике республиканың танылган сәнгать йолдызларының мәчетебездә очрашуы шуның куәтле бер дәлиледер, -- диде “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов очрашуны ачып.

Ул үз чыгышында Ислам диненең инсанны Аллаһы Тәгаләгә якынайткан, рухка хис-тойгы, ләззәт биргән сәнгать төрләрен язык итмәгәнлеге, киресенчә, кешеләрне яхшылыкка, игелеккә күндергән, яманлыктан, азгынлыктан биздергән тамашаларны карау күңелләргә рәхәтлек  бирүе, җанга тынычлык китерүе турында, рухлы, иманлы сәнгать әсәрләре белән театр бозык сукмаклардан атлаучы, яман мавыгуларга алданып, начар юлдашларга иярүче яшьләрне үзенә җәлеп итү, дөрес юлга әйдәве турында әйтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең: “Аллаһ сәнгать сәхибе булган мөэминнәрне сөяр”, — дигән хәдисен искә төшерде.

-- Без сезнең белән очрашуга бик шатланып килдек. “Ихлас” – ул аерым бер, үзенчәлекле мәчет. Элек бирдә кинотеатр иде, хәзер күркәм гыйбадәтханәгә әйләнде. Дин дә -- мәдәнияттән, мәдәният тә -- диннән. Динсез мәдәният булу мөмкин түгел, -- диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. – Динне хурлап, гореф-гадәтләребезнең кадерен югалтып йөргәндә дә, дин эзәрлекләнгән иң катлаулы чорларда да, театр әхлакны, тәрбияне үстерүче бердәнбер мәдәни учак булып кала алды. Кайчандыр Казанда “Мәрҗәни” генә, Уфада Тукай урамындагы мәчет кенә эшли иде. Без әле ул вакытта яшь шәкертләр, имамнар һәрвакыт театрга йөрергә тырыштык. Театр, дин кебек үк, кешеләрне рухи яктан баета, матурлыкка өнди. Хакыйкать эзләмәүче, гамьсез, мәшәкатьләрсез кеше – ул рухиятсез кеше. Әчене татымаган кеше татлының тәмен белә алмый. Михнәтне күрмичә рәхәтне танымый. Гыйбадәтханәләр яки театрлар хакыйкатьне табарга, күңелне һәм акылны тулыландырырга ярдәм итә. Шуңа күрә сезнең төп бурычыгыз уенда яки тамашада гына түгел, ә халыкны рухи яктан тәрбияләүдә.

Башкортстан белән Татарстан арасында дуслык гасырлар буена килә. Әлеге очрашу шушы ике арадагы дуслыкны ныгытуга хезмәт итә.

Баш мөфти Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Хановка һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка истәлекле бүләкләр тапшырды.

-- Дин халкыбызга кайтты. Бүген дин -- җәмгыятебезнең рухи институтларының берсе. Халыкка рухи кыйммәтләрне кайтаруда бергәләп хезмәт салырга кирәк, -- диде Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков.

Очрашуда Мөхәммәт хәзрәт Галләмов Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Хановның мәхәллә карары нигезендә “Ихлас” мәчете мөтәвәллияте әгъзасы итеп кабул ителүе турында белдерде.

-- Ике театрның безгә кадәр эшләгән өлкән буын вәкилләре ике арадагы дуслыкны чыныктырган. Без аны дәвам иттерәбез, бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз, иҗат җимешләребез белән бүлешәбез. Бүген “Ихлас” мәчетендә очрашып шушы дуслыкка кабатланмас илаһи бер мәгънә салабыз.

Инде бик күп еллар бу мәчет миңа иҗат өчен көч биреп яши. “Ихлас” мәчете дин һәм мәдәният үзәге булып тора, – диде Олег Закир улы.

-- Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең сүзләрен ихлас кабул иттек. Ул сүзләр йөрәкләребезгә хуш килде. Шундый заманнар килер, сәнгать-театр һәм дин әһелләре бергәләшеп утырырлар, дип мин беркайчан да уйламаган идем. Шундый вакытлар булды, театр белән динне янәш күз алдына китерү дә кыен иде, -- диде Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев. Фәрит Рәфкать улы чыгышында милли театрларның үсешенең башында кичә генә мәдрәсә тәмамлаган шәкертләр торуын ассызыклады.

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкова, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Нурия Ирсаева үз чыгышларында милли театрлар эшчәнлеге, яшьләргә рухи тәрбия бирү һәм туган телне саклау мәсьәләләрен күтәрде.

Чараны Башкорстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, морза Әфарим Акчурин җитәкчелегендә “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Илаhилар” иҗат төркеме һәм “Нур” татар дәүләт театры артисты, җырчы Лина Ганиеваның чыгышлары бизәде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Рәсемдә: “Ихлас” мәчете каршында истәлеккә күмәк фото.

Наил Акмеев фотосы.


 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт газеты Азбука Корана

Наши реквизиты

Мусульманская религиозная организация
Кировского района г. Уфы «Ихлас»
ИНН 0274057626
КПП 027401001
р\с 40703810200000000003
ООО Промтрансбанк г. Уфа
К\с 30101810000000000846
БИК 048073846
ОКПО 45307747, ОКОНХ 98700
ОГРН 1030200016440
ОКОГУ 62000
ОКАТО 80401375000
Г. Уфа, 450103, ул. Сочинская, 43
Тел.:  (3472) 256-18-48, 256-18-46

Председатель МРО «Ихлас»
Имам-хатыб Галлямов Мухамет  Мустафович


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ