Skip to content

Главная Блог Категории Китап туе үтте
Китап туе үтте PDF Печать E-mail
Автор: Администратор сайта   
09.03.2017 05:46

Күптән түгел Борай районының Кузбай авылы әдәбият сөючеләре авыл биләмәсенә караган клуб мөдирләре тәкъдиме белән шагыйрә, прозаик һәм публицист Рафига Усманованың узган ел ахырында дөнья күргән ике яңа (берсе – повесть, хикәяләр, очерк, сурәтләмәләрне, икенчесе электрон варианттагы әдәби-публицистик жанрны үз эченә туплаган) җыентыкларының исем туен үткәрде.

Чараны ачып, авыл биләмәсе башлыгы Роза Габделхак кызы соңгы елларда гаиләсе белән туган авылында яшәп иҗат итүче әдибәнең, элеккечә, иҗатында һәм җәмәгать эшчәнлегендә дә әүдем булып калуын ассызыклады. Мисал өчен, Рафига Карам кызының төзелеп ятучы мәчет янында һәм шулай ук авылларында экологик өмәләр, мәдәни чаралар үткәрүне, караучысы булмаган авылдашларга ярдәм кулы сузуны һ.б. оештырудагы эшчәнлеген телгә алып, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Роза Мәүләви кызы шагыйрә башлангычында менә берничә ел инде туган авылында үткәрелүче “Бустанайның айлы кичләре” дип исемләнгән әдәби-мәдәни-тарихи проектны горурланып, өлге итеп телгә алды.

Шагыйрә үзе дә әлеге проектның максатына тукталып, бу “кич утырулар”да авыл тарихы, аның шәхесләре, шәҗәрәләр, халыкның хәтер-хатирәләре барлануын, халык авыз иҗаты, халыкның гореф-гадәтләре искә төшерелүен, Бустанай тарихына багышланган китапка материаллар, фоторәсемнәр, документлар туплануын, яңа мәгълүматлар өстәлүен әйтеп үтте. Әлеге чараларда өлкән яшьтәге апаларның бирнә сандыкларында сакланган кул эшләреннән күргәзмәләр оештыру, элекке җырлы-биюле уеннарны пропагандалау, халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү, уңган хуҗабикәләрнең милли ризыклардан әзерләнгән табыннары янындагы әңгәмәләрнең әһәмияте хакында мавыктыргыч итеп сөйләде. Күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән кечерәк авылларда бу формадагы мәдәни чараларның үтемле булуын әйтте.

Рафига Усманова үзе, “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасының Борай бүлекчәсе рәисе буларак, һәм февраль аенда һәр елны билгеләнгән Халыкара туган телләр көне уңаеннан, киләчәк буынга Ана теленә, халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт уяту мәсьәләсенә дә ныклы тукталды. “Тел – анадан балага күчә торган изге мирас. Ул – милләтнең җаны, бәгыре. Туган тел иң кадерлесе һәм татлысы, чөнки анда Ана сөте бар, – диде ул. – Каяндыр кемдер кушканны көтмик, бу мәсьәләдә һәрберебез үз өлешен кертсен. Милләтне тәрбияләү – милләтнең үз эше...” – диде ул.

Шагыйрә шулай ук авыл темасына һәм авылдашларына багышланган шигырьләр циклын укып ишеттерде, канатлы сүзләренә, афоризмнарына, мәкаль-әйтемнәргә бай тирән эчтәлекле өр-яңа кыска парчалары белән таныштырды, автографлы китапларын өләште. Килүчеләр әдибәгә фәһемле очрашу өчен рәхмәтле булып таралышты.

Зилә Закирова,

авылның мәдәни чараларын оештыручы

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ