Skip to content

Главная Блог Категории “Җирнең кендеге” шушындамы?
“Җирнең кендеге” шушындамы? PDF Печать E-mail
Автор: Администратор сайта   
18.10.2016 05:29

Кушнаренко районында, 55нче географик координатлар кисешкән басуда Дуслык бәйрәме үтте

Җирнең кендеге бар, диләр. Ә менә аның кайда урнашканын берәү дә белми, мөгаен. Шулай да Кушнаренко районы халкы өчен бу урын алар җирендә урнашкан дип аяк терәп әйтергә нигезлек бар. Чөнки юбилей саннарын үз эченә алган 55нче параллель белән 55нче меридиан нәкъ аларның арыш басуында кисешкән. Бу ноктаны ике ел элек исәпләп чыгарганнар һәм шунда Җир шарында 4 метрлы тимер казык кадап куйганнар. Аңа ШОС һәм БРИКС илләренә юнәлешне күрсәткән такталар беркетелгән. Шуңа карап Кытай, Бразилия, Һиндстан һ.б. дәүләтләр, үзебезнең Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләр ничә чакрымда урнашканны белергә мөмкин. Шушы көннәрдә истәлекле географик нокта янында үзенчәлекле тантана үтте һәм ул халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде.

 

Географик билге Түбән Сәет авылыннан ерак түгел, Чәрмәсән елгасының аргы ягында гына урнашкан. Анда барганда күзгә шушы төбәктә яшәгән кешеләрнең көнкүреше һәм аларның табигать  белән бербөтен булып, елга-кырлар белән гармониядә яшәүләре күзгә чагылды. Мондагы һава да үзенчәлекле, әллә нинди илаһи җиңел һәм саф тоелды. Авылның элекке алмалыгы һәм кечкенә әрәмәлек тә бу урынга ниндидер сихри ямь биреп тора. Кунакларны болынны балкытып торган ак тирмә, учак өстендәге казан һәм өстәлдә чыжлап утырган самавыр каршы алды. Ә чараның башында йөрүче Югары Сәет мәдәният йорты мөдире, “Сәхибҗамал” төбәк оешмасының Кушнаренко бүлекчәсе һәм шул исемдәге вокаль ансамбль җитәкчесе, композитор Резида Сабитова бу вакытта җиңел кулга әзерләнгән сәхнә янында бөтерелә иде. Хәер, көзнең балкышлы төсләренә туры китереп, ачык кызылдан киенгән Резеданы без Чәрмәсән күпереннән үк күреп алдык һәм туп-туры шушы урынга юнәлдек.

Түбән Сәетнең алчак йөзле уңган кызлары Уфадан килгән кунакларны милли ашлар: чәкчәк, бәлеш, кызыл эремчек белән каршы алды. Шул арада район үзәгеннән һәм күрше Чакмагыш белән Благовар районнарыннан да чакырылган кунаклар килеп төште. Күңелле очрашулар, күрешүләр “Дуслык төягендә кот булыр” дип аталган бәйрәмне ачуга башлангыч бирде.

– Бүген без Җир йөзендә бердәнбер булган урында җыелганбыз. Бу очраклы түгел. Чөнки ул кешеләрне элек-электән үзенә тартып торган. Миндә ике ел элек шушы урында Дуслык бәйрәме үткәрү теләге туган иде. Аллага шөкер, бу проект барыгызның да ярдәмендә тормышка ашты. Районда да аны хупладылар, – диде Резида Сабитова.

Аннары шушы биләмәләрне үз эченә алган Бакай авыл советы хакимияте башлыгы Шамил Асмандияров кунакларны урындагы халыкның яшәеше, көнкүреше, мәдәнияте белән таныштырып үтте.

“Ихлас”мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм бу башлангычка үзенең фатыйхасын биреп, Ислам кануннарына нигезләп, әлеге урынның никадәр әһәмиятле булуы хакында сөйләде.

– Без Ислами гыйлем, тәгълимат, мәгълүматка тартылып монда килдек. Без гаҗәеп бер урында. Бу Җир йөзенең алты кыйтгасына юнәлеш күрсәткән урын. Ә адәм баласын адәм иткән иң әүвәлге куәт – ул белемдер. Географияне, тарихны никадәр яхшы белсәң, шул кадәр көчле шәхес, илаһиятче һәм мәгълүматлы булырсың дигән нәсыйхәт бар. Бу урын башка мәмләкәтләр, башка халыклар кайда, безнең туган җирдән ничә чакрымда урнашканын күрсәтә. Бер сабый шушы урынга килеп, бер тапкыр аны әйләнеп чыкса, Җир йөзенең кайсы төбәгендә гомер кичергәне турында гомерлек гыйлем алыр, – диде хәзрәт.

Әйе, биредә яшәүче халык сүзләренә караганда, өлкәнрәк буынга мөгаллимнәр серле урын турында элек-электән аңлатып килгән, тик болар тора-бара онытылган. Шушы урыннан борынгы юл да үткән, диләр. Ә юл өстендә Нәдер чишмәсе атып чыккан, анда каберлек булган. Соңрак Ираннан килеп, кабер ташын алып киткәннәр. Чөнки ул иранлы Нәдер ханның каберлеге булган. Бу вакыйгалар турында бүгенге көнгә кадәр сакланган Нәдер чишмәсе дә искәртеп тора кебек. Болар белән бәйрәмнең кунагы – Иран Ислам Республикасы халкы вәкиле Гали Ризо Борзу да, кызыксынды. Ул үз иле халкы исеменнән сәламнәр җиткереп, мөлаем һәм алчак йөзләр күрүенә шат булуын белдереп тантанада катнашучыларга  уңышлар һәм тормышлары чәчәк атуын теләде.

Географик координатлар кисешкән бу урын гыйлем бирү урыны, дидек. Ә гыйлем эстәү балачактан башлана. Бу җаваплы эш бердән, галимнәр һәм мәктәп өстендә булса, шулай ук ата-аналарның, җәмәгатьнең дә төп бурычы санала. Шуңа бу чараны оештыру һәм үткәрүдә “Халыклар дуслыгы” йортында урнашкан “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының катнашуы очраклы түгел иде. Аның җитәкчесе, “Ихлас-Шәриф” мәҗмугасы мөхәррире Динә Морзакаева бәйрәмгә җыелучыларны Русия һәм Башкортстан хатын-кызлары берлекләре исеменнән дә котлап, биредә катнашучыларның төрле илдән һәм төбәкләрдән булуын ассызыклап, очрашуның халыкара дәрәҗәгә күтәрелүен билгеләп үтте. Ул оешманың халкыбызның онытыла башлаган шәхесләре исемнәрен тергезү һәм авыл-шәһәрләргә игътибарны арттыру буенча алып барган эшчәнлеге белән кыскача таныштырды. Динә Гайнелбаян кызы сүзен дусларча аралашуны дәвам итү теләге белән тәмамлап, кичәне ачып җибәргән җыр-оешма ансамбле башкаруындагы гимн авторларын янә бер алкышларга чакырды. Гимнны иҗат итүче Резида Сабитова белән күренекле шагыйрә һәм әдибә Дилә Булгакова бу бәйрәмнең күркәм бизәкләре булды. Бәйрәмдә аларның башка җырлары да яңгырап торды. Дилә апа Булгакова шушы вакыйгага багышлап язылган өр-яңа шигырен укыды, бәйрәмне оештыручыларга яңа шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Уфа делегациясенең бүләге буларак, катнашучыларга “Ихлас” басмаханәсендә дөнья күргән китаплар һәм “Ихлас-Шәриф” мәҗмугасының өр-яңа саны тапшырылды.

Күренекле журналист һәм шагыйрә Халисә Мөхәммәдиева  географик нокта турында җанлы сөйләп, Рамил Миндияр белән берлектә язылган “Яратам” дигән җырын укып ишеттерде. “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе урынбасарлары, Мәгариф министрлыгы ветераны Флүсә Назаргулова белән шагыйрә-психолог Фәүзия Гайзаман һәм башкаларның чыгышлары да эчтәлекле булды. Композитор һәм шагыйрә Ризидә Мөхәммәтҗанова, гармунчы һәм җырчы Фәварис Габдуллинның музыкаль күчтәнәчләре тамашачылар күңеленә хуш килде.

“Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы хезмәткәрләре, шагыйрь Мөнир Вафин һәм журналист Рәзилә Низамова сөйләгәннәр тамашачыларны шигъри очкыннар, җылы юмор белән куандырды, Кушнаренко кызы, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Резеда Вәлитованың чыгышы туган төягенә чиксез мәхәббәт һәм җирсү тойгыларыннан тәэсирләндерде.

55нче саннар кисешкән урын өч район чигендә урнашкан. Шуңа ут күрше Благовар белән Чакмагыш районнары да бу чарадан читтә калмаган. “Сәхибҗамал”ның Чакмагыш бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Ишморатова белән Благовар районы хатын-кызлар советы рәисе Зәйтүнә Шарапова, урындагы Мәдәният йортлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре Флидә Мөхәммәтҗанова, Мәхмүт Ибраһимов, Рәмилә Сәлимгәрәева, Эдуард Якупов, Роза Сабурова, Илсөяр Шәймөхәммәтова, Рәфис Бакиев һәм Алла Гыйльманова кебек һәвәскәрләр катнашлыгында шигырьләр, халык җырлары һәм дәртле көйләр берөзлексез яңгырап торды, ә Юмаш мәдәният йорты коллективы чуваш халык биюен башкарды. Һәр халык туган якка, туган төягенә булган сөюен җыр-моң аша җиткерде. Җире-суы бар халык җирен сөйләр, иле-йорты бар илен сөйләр, диләр. Мондый истәлекле урыннар төбәкне ихтирам итү, горурлану хисләре тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Лондонлылар 0нче меридиан, Салехард  66нчы, ә Ставрополь 45нче параллельләре белән горурланган кебек, башкортстанлылар да 55кә 55  ноктасын үзенең бренды итеп бөтен дөньяга күрсәтә ала. Моның өчен, әлеге чарада катнашучылар кебек, аны күрә белергә генә кирәк.

Рәзилә НИЗАМОВА

 

 

 

 

Обновлено 18.10.2016 05:38
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ