Skip to content

Главная Блог Категории Мөбәрәк Корбан гаете
Мөбәрәк Корбан гаете PDF Печать E-mail
Автор: Администратор сайта   
28.09.2016 04:29

Сөенегез, дускайларым!

Бәйрәм бүген, Корбан бүген!

Һәр мөселман калебенә

Бәйрәм кошы кунган бүген!

Күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабич  төгәл бер гасыр элек, 1916 елда, мөбәрәк Корбан бәйрәме хакында шулай сөенеп яза. Нәкъ шул заманнардагыча, әле дә мөкатдәс көн диндәшләребезгә шатлык, якты өметләр алып килә.

Сибәләп яугалап торган сентябрь яңгырына карамастан, “Ихлас” мәчетебезгә мөселманнар таң сарысыннан агыла башлады. Гадәттәгечә, бәйрәм намазы укылды. Мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм тәэсирле вәгазе белән йөрәкләрдәге иман нурын куәтләп, балкытып җибәрде.

 

“Газиз мөэминнәр! – дип мөрәҗәгать итте ул. – Корбан чалу – ул Аллаһуга якынлашу, димәктер. Корбан чалу мөселманга ниндидер күрсәткеч өчен түгел, бәлки Ялгыз Аллаһ ризалыгы өчен.

 

Һәр кешегә корбан чалу тиеш булганга, моны эшләмәгән кешеләр хакында сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай боерадыр:

“Берәү корбан чалырга көче җитеп тә чалмаса, безнең арабызга катнашмасын”.

Шуңа да:

“Раббың өчен намаз кыл вә корбан чал”, – әмерен үтәп, шартларн ап-ачык, ирекле булган корбан йөкләмәсенең җиренә җиткерелүе тиешледер...”

“Ихлас” мәчете янына изге бурычны гамәли үтәргә теләүчеләр күп иде. Корбанлык сарыклар да, шартына китереп, иң арулары сайлап китерелгән. Шуңа да, гаиләсе исеменнән берьюлы икешәр сарык чалдыручылар да булды. Алар корбан итеннән уртак зыяфәт өчен дә, мохтаҗлар өчен дә өлеш бүлде.

Ул арада мәчет янындагы казаннарда тере ут өстендә корбан итеннән пешерелгән тәмле шулпа өлгереп, җыелганнар бәйрәм сыеннан авыз итте.

Корбан бәйрәме – өч көн, дип санала шәригатьтә. Шулай да бу бәйрәмнең җылысы күнелләрдә күпкә озаккарак кала, якын дуслар, дин кардәшләр бер-берсен һаман бәйрәм белән котлаша, корбан табыннары шәһәр һәм авыл өйләрендә, имандашлар, туган-тумачалар, җан дуслар арасында дәвам итә.

“Ихлас” мәчете матбугат үзәге

Обновлено 28.09.2016 04:39
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ