Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации Уфадагы "Ихлас" мәчете 20 еллык юбилеен билгели
Уфадагы "Ихлас" мәчете 20 еллык юбилеен билгели PDF Печать E-mail
Публикации

Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкләгән Уфа "Ихлас“ мәхәлләсе һәм аның мәчете 20 еллык юбилеен билгели. Шушы уңайдан байтак бәйрәм чаралары оештырыла.

Тантаналарга Русиянең байтак төбәкләреннән дини оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Шулай ук Иран республикасы, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстаннан күп кунаклар килгән. Җомга көнне алар “Ихлас” мәчетендә узган “Ислам тарихы һәм хәзерге заман” исемле фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Бәйрәм чаралары шимбә көнне Уфаның “Башкортстан” концертлар залында дәвам итте. Халыкара форум дәрәҗәсен алган тантанага Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 500дән артык кеше килгән. Алар арасында дин әһелләре дә, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә, рәсми затлар да, сәнгать әһелләре дә бар. Җыенда җәмгысе 900гә якын кеше катнаша. Юбилейга багышлап берничә күргәзмә дә әзерләнгән. Алар арасында шәмаилләр дә, "Ихлас" тарихы да, Русиядәге иң күркәм мәчетләр дә урын алган.

Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев “Ихлас” мәчетен Русиянең күп төбәкләрендә сәфәрдә булганда гел үрнәк итеп күрсәтүләрен әйтә. "Ихлас" мәчете гади бер мәчет кенә түгел. Ул күптән инде мәдәният, мәгърифәт һәм мәгълүмат чарасы үзәгенә әверелде. Биредә оештырылучы мәдәни чаралар яшьләрне дә җәлеп итү өчен бик отышлы алым”, диде.

Чараның рәсми өлешеннән соң бәйрәмдә катнашучыларга бай мәдәни программа тәкъдим ителде. "Ихлас"ның “Илаһилар” халык хоры төркеме башлап җибәргән концертны Казаннан килгән Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзадә Сафиуллина һәм Башкортстан сәнгать осталары дәвам итте.

Фәнис Фәтхи

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

Когда поет перо…

Когда поет перо…

«Слово поэтесс – тайна Вселенной»... Этот проект РОО РБ «Сахибжамал» уже давно вышел за пределы Уфимского татарского театра «Нур» и широко шагает по городам и селам Башкортостана. 8 февраля на...

Подробнее

Воспламеняя в сердцах очаги

Воспламеняя в сердцах очаги

      3 февраля в селе Чекмагушево прошли мероприятия, посвященные памяти выдающегося мастера слова, талантливого журналиста, умелого организатора, активного общественного деятеля, заслуженного работника печати и массовой информации РБ Мариса Назирова.

Подробнее

Кеше китә – эзе кала, Изге рухы дәртләндереп яши

Кеше китә – эзе кала, Изге рухы дәртләндереп яши

Марис Нәзировның хәтер һәм кадер кичәсеБиш ел элек, февральнең тәүге иртәләренең берсендә, районыбыз гына түгел, тугандаш Башкортстан һәм Татарстанның мәдәни дөньясы олы югалту кичерде: күренекле шагыйрь, ялкынлы каләмле журналист, булдыклы...

Подробнее

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Бөек Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкер бурычы буларак, Корбан чалу гыйбадәте динебездә зарури кылынган. Хәле, мөмкинчелеге булган мөселманнар бу гыйбадәтне Аллаһуга якынаю, Аның нигъмәтләренә шөкер итү дәлиле буларак аткара. Хәзрәте Гайшә анабыздан...

Подробнее

Мусульманский детский сабантуй

Мусульманский детский сабантуй

29 июля в Киргиз-Мияки прошел Первый региональный мусульманский детский сабантуй, организованный мусульманской религиозной организацией Кировского района г. Уфа «Ихлас» с согласия председателя Совета по государственным конфессиональным отношениям при Главе Республики...

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ