Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации Сөйләм осталыгы юлыннан: китап туе уңаеннан
Сөйләм осталыгы юлыннан: китап туе уңаеннан PDF Печать E-mail
Публикации

Сүз осталыгына өйрәтүдә иң камил хезмәтләрнең берсе – әле сезнең кулыгызда. Бу мөселман дөньясында, аеруча шигыйлар мохитендә, үзенең

әһәмияте буенча Изге Коръәннән генә калыша торган китапның татар теленә беренче тәрҗәмәсе. Бу хезмәтне пәйгамбәребез Мөхәммәднең икетуган энесе, кияве имам Галинең чыгышлары, хатлары, канатлы сүзләре (афоризмнары) җыентыгы дип кенә карау хата булыр. Урта гасырлар галиме, дин белгече Шәриф ар-Рази тарафыннан төрле абруйлы хәдисләрдән җентекләп тупланган сәхифәләрдә имам өндәгән рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм намус, гаделлек, тугрылык, риясызлык төшенчәләре, милләтенә, диненә, кайсы илдә һәм нинди чорда яшәвенә карамастан, кеше өчен актуаль. Мода үзгәрә, яңа транспорт чаралары һәм аралашу-элемтә мөмкинлекләре барлыкка килә, әмма игелеклелек, яхшылык, кимчелекләре белән кешенең асылы үзгәрешсез кала – моны тарих аермачык күрсәтә. Шулай ук кешегә мәңгелек алдында үткенче вәсвәсәләргә бирешмәү мөмкинлеге бирүче рухи-әхлакый үзәкне табу да, кеше гомеренең максаты да үзгәрешсез кала. Ул асылда Аллаһ нуры дип аталган һәм һәркайсыбызга туганда ук салынган намус тавышы белән эчке гармония аша бәхеткә һәм үлемсезлеккә ирешүдән гыйбарәт. Бу китапның нәрсә турында булуын кыскача сөйләп бирүне сорасалар, нәкъ шул турыда дип әйтер идем. Менә шуның өчен ул, минем карашка, бервакытта да үзенең актуальлеген югалтмаячак.

 

Ни өчен “Нәһҗ әл-бәлага” – “Сүзгә осталык юлы (иң югары дәрәҗәсе)” әлегә кадәр татар теленә тәрҗемә ителмәгән соң? Һәм бу аның Европаның төп илләре телләренә, шулай ук фарсы, төрек, урда, кытай, рус телләренә тәрҗемәләре күптән чыккан, бүген Тәһранда шушы китапны өйрәнү буенча хәтта аерым институт эшләгән бервакытта. Ә хезмәткә бик җентекле һәм киң аңлатма 20 томнан тора. Бу турыда озак уйланганнан соң, бердәнбер нәтиҗәгә килдем: ялгышлык-хаталык буенчадыр, күрәсең.

Әйткәндәй, китапны тәрҗемәләүгә комачаулаган объектив сәбәп тә бар. Ул – аның гарәп дөньясында иң камил, тиңдәшсез дип табылган катлаулы стилистикасы. Шигыйлар чыганагы буларак кабул ителүгә карамастан, “Нәһҗ әл-бәлага” бүген барлык гарәп югары уку йортларында җентекле өйрәнелә, чөнки аның теле – югары “садж” стилендәге рифмаланган прозаның үрнәкле теле. Чыгышлар һәм хатлар авторының аны сайлавы очраклы түгел.

Беренчедән, сүзгә осталык, магик сәнгать төрләренең берсе буларак, Исламга кадәр чорда гарәпләр тарафыннан хуплана, ихтирам ителә. Шуңа да сугыш кырына килгән ике гаскәрнең көчле сугышчыларын (Куликов кырында Челубей белән Пересвет кебек)  түгел, сүз осталарын кара-каршы алышка чыгару гадәте була. Аларның берсе ныклы җиңү яуласа, каршы як гаскәр, илаһи көчләрнең үз ягында булмавын аңлап, чигенә дә ала. Ислам кабул ителгәч, бу ышану бетә бара, әмма гарәпләр тормышында сүз сәнгате әһәмиятен югалтмый, шуңа күрә тыңлаучыларның игътибарын яулауда бәян итү стилистикасы һәрвакыт мөһим роль уйный.

Икенчедән, ритмлы һәм рифмалы хикәяләү хәтердә калдыруны җиңеләйтә, язу-басма эше үсеш алган чорда чыгышларны яттан белү мөһим булмаган кебек тоелса да, ул бүген дә әһәмиятен югалтмый. Тәҗрибә бөтенләй башканы күрсәтә: бер тында укыла торган беллетристика шулай ук тиз онытыла да, акыл һәм рухи азык була алмый. Ә аңга сеңеп калган текст тормыштагы төрле хәл-вакыйгалар уңаеннан  шушы юнәлештә уйланырга, аларны автор тасвирлавы аша яңартырга, аның белән рухи бәйләнеш булдырырга этәргеч бирә.

Нәкъ менә шушы уй-фикерләр мине, үз өстемә җаваплылык йөкмәп, текстның туры мәгънәсен генә түгел, авторның стилистикасын, рифмасын һәм ритмын да укучыга мөмкин кадәр аныграк җиткерергә алынуга этәрде. Рифмаланган прозаның татар әдәбиятында бик үк популяр стиль булмавын исәпкә алганда, яңа авырлыклар котылгысыз булуы аңлашыла. Әмма Аллаһ ярдәме белән бу хезмәт төгәлләнде. Мәгълүм булсын ки: җылымны салучы мин булсам да, билгеле инде, аны берүзем генә тартмадым. Әлеге эштә миңа Альберт Кадыйров, Динә Морзакаева, Розалия Дәүләтколова, Винер Әхмәдуллин һәм Алсу Галимова булыштылар.

Әлеге китапның никадәр уңышлы булуын бәяләүне сезгә калдырам. Әйе-әйе, ялгыш әйтмәдем: бу очракта белгечләргә мөрәҗәгать итмим, алар, һичшиксез, үзләренең саллы сүзен әйтер, мөгаен. Әмма мин, беренче чиратта, иң гаделе булган укучы хөкеменә таянам, чөнки имамның тәрҗемәдәге сүзләренең ни дәрәҗәдә ихлас, чын йөрәктән яңгыравын бәяләү өчен гарәп телен яхшы белү кирәкми. Мин бу тойгыны бирә алганмын икән, димәк, иң беренче бурычым үтәлгән дип исәплим. Юк икән – мине катгый хөкем итмәүне, әмма шулай да, иң элек, ихтимал булган хаталарны һәм кимчелекләрне минем шәхси исәпкә кайтарып калдыруны сорыйм.

Әлеге әдәби һәйкәлнең эчтәлеге турында бер кәлимә сүз әйтү урынлы булыр, чөнки Исламның башлангыч тарихы буенча әзерлексез укучының китаптагы язмаларда һәм хатларда сүз барган вакыйгаларны күзаллавы шикле.

Имам Галинең җыентыгы өч өлештән – хөтбә, хатлар һәм канатлы сүзләрдән торган басма. Аларны төрле вакытта һәм хәл-вакыйгаларда, әмма бер үк тарихи җирлектә – пәйгамбәрнең вафатыннан соң ике генә дистә ел үткәндә Ислам хәлифәлеген чолгап алган беренче сәяси фетнә чорында хәзрәте Гали сөйләп ишеттергән яисә үз куллары белән язган. Мөселман өммәсен ике җәмгыятькә – имам яклыларга (шигыйлар) һәм үзен-үзе хәлифә дип игълан итеп, хакимиятне канунсыз рәвештә үз кулына алган Могавия узурпатор яклыларга бүлгән бу көрәш хакимлек өчен түгел, гаделлекнең тантана итүе хакына алыш булып тарихка кереп калган. Шулай икән, бүгенге укучы өчен барлык сәяси низаглар турындагы җентекле мәгълүмат мөһим дә булмаячак, дөньяга карашның капма-каршылыгы турындагы төшенчәләр өстен чыгачак. Имамның барлык чыгышларында һәм хатларында фани дөньядагы матди байлыкка һәм хакимлеккә ирешүгә ачыктан-ачык нәфрәт тойгысы кызыл җеп булып үтә. Ул узурпаторга тугрылыкка ант бирүдән баш тарта, чөнки  бу бурычны үтәү аның өчен гади гамәл генә түгел, ә диннең асылына мөнәсәбәт, иң каты сынауларга дучар ителүче намус.

Исламның шигыйлар тармагы бүленеп чыгу тарихының тамырлары Мөхәммәд Пәйгамбәр бакыйлыкка күчкән һәм җәмгыятьтә алмаш мәсьәләсе күтәрелгән көнгә барып тоташа. Арытаба шигыйлар дип атап йөртелә башлаган мөселманнар пәйгамбәр ыруында рухи варислыкны яклый. Ир-ат мөселманнар арасында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең иң якын туганы һәм көрәштәше  – аның икетуган энесе, кызы Фатыйманың ире имам Гали була. Мөселманнарның күпчелеге хәлифәлектә сайлап куелган варис яклы булса да, имам Галигә шигыйлардан хакимиятнең иң югары баскычына җиткән беренче һәм бердәнбер имам булу тәкъдир ителә. Акылы, зирәклеге, тапкырлыгы, гаделлеге һәм дини тәгълиматка эзотерик аңлатмалар бирә белгәне өчен, ул сөнни мөселманнарда да дүртенче “гадел хәлифә” сыйфатында абруй казана һәм алар тарафыннан ихлас хөрмәтләнә. Бу аның рухи-әхлакый мирасын Исламның төрле агымнары сафындагылар арасында да кыйммәтле итә. Шуңа күрә, шигый булсынмы, сөнни булсынмы, суфиларның мистик Ислам орденнарының остазлык чылбыры Мөхәммәд Пәйгамбәргә һәм имам Галигә барып тоташуы очраклы түгел.

Имамның мирасы чын-чынлап искиткеч зур һәм бай. Шигыйларның җыентыкларында безгә аның меңләгән хәдисе килеп ирешкән. Шәриф-ар-Рази төзегән җыентыкта Гали бин әбү Талибның (аның тулы исеме шулай) чыгышларыннан өзекләр генә китерелгән. Минемчә, ул – барлык кешелекнең акыл чыганагы, һәм китапның татар теленә тәрҗемәсе нәшер ителү – гаделлекнең тантана итүе хакына алда әйтелгән кимчелекне бетерү. Бу китапның сезнең өчен кызыклы һәм файдалы булачагына шигем юк.

 

Уфа шәһәре “Ихлас” мәчете

имам-хатыйбы

Мөхәммәт Галләм Мостафа

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Бөек Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкер бурычы буларак, Корбан чалу гыйбадәте динебездә зарури кылынган. Хәле, мөмкинчелеге булган мөселманнар бу гыйбадәтне Аллаһуга якынаю, Аның нигъмәтләренә шөкер итү дәлиле буларак аткара. Хәзрәте Гайшә анабыздан...

Подробнее

Мусульманский детский сабантуй

Мусульманский детский сабантуй

29 июля в Киргиз-Мияки прошел Первый региональный мусульманский детский сабантуй, организованный мусульманской религиозной организацией Кировского района г. Уфа «Ихлас» с согласия председателя Совета по государственным конфессиональным отношениям при Главе Республики...

Подробнее

"Ихлас"та - "Иптәш командир"

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.  

Подробнее

Мечеть украсили цветами

Мечеть украсили цветами

27 апреля члены республиканской РОО РБ татарских женщин «Сахибжамал» организовали субботник, посвященный Году Экологии и началу месяца Рамазан.  

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ