Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации РӘХМӘТЛЕ ГАДӘЛӘТ, ХИКМӘТЛЕ ӘХЛАК ПӘЙГАМБӘРЕ
РӘХМӘТЛЕ ГАДӘЛӘТ, ХИКМӘТЛЕ ӘХЛАК ПӘЙГАМБӘРЕ PDF Печать E-mail
Публикации

Безләрне юктан бар иткән, барлыгыннан хәбәрдар иткән Бөек Раббыбызга чиксез һәмд вә сәналәребез булсын. Хәзрәте Адәмнән Хәзрәте Ибраһимга, Хәзрәте Мусадан Хәзрәте Гайсага һәм пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Хәзрәте Мөхәммәдкә Салават шәрифләребез һәм сәламнәребез булсын.

Мең дә йөз елдан артык (унбер гасыр элек) Идел ярларына меңнәрчә километрларны гизеп, Ислам белән иминлек балкышын китергән ибн Фазлан һәм аның әтрафындагы илчелек вәкилләренә рәхмәтләр булсын.

Бу балкышны хозурланып кабул итеп, үз халкына тынычлык ысулында кабул иттергән беренче Болгар ханы Алмуш яки Җәгъфәр бин Габдуллаһка рәхмәт булсын.

Ул көннәрдән алып бүгенгәчә Казан шәһәрен Ислам мәдәниятенең гыйлем вә мәдәният мәркәзенә әйләндергән, башка диннәр һәм мәдәниятләр белән берлектә сафлык һәм пакьлек эчендә яшәү мөмкинлеген тәэмин итәр өчен гомерләрен сарыф иткән, Исламның асылыннан аерылмаган

Хәзрәте Гайшә, Хәзрәте Гомәр белән куәтләнеп, Әбү Хәнифә һәм Малик белән югарылыкларга ирешкән Эндулусия һәм Истамбул, яңа башлангыч хәрәкәтен җанландырган Казан-Уфаның бөтен шәһсиятләренә сәлам булсын.

 

 

Соңгы гасырларда Исламның таралуына һәм үсешенә бөек хезмәтләр күрсәткән Габделнасыйр Курсавиягә, милләтенең тарихын язган һәм тарих фәлсәфәсен гәүдәләндергән, төзеткән мәдрәсәсенең ишегенә:

“Минем бу дөньядагы мәзхәбем мантыйк вә исбат,

Минем бу дөньядагы мәзхәбем Сөннәт вә Коръән”,

– дип язган Шәһәбетдин Мәрҗәнигә, дини тәгълимәт белән гыйльми карашны берләштергән Ризаэтдин Фәхретдингә, һәм Һиндстаннан алып Япониягә, Мысырдан Төркиягә, Ираннан Гыйракка һәм Финляндиягә кадәр булган араларда шәкертләр җитештергән, гыйлем, әхлак һәм фазыйләт юлында гомер кичергән Муса Җарулла Бигиевка меңнәрчә, йөз меңнәрчә рәхмәт булсын.

Соңгы елларда төрле мәдәниятләр, диннәр һәм сәяси идеологияләр арасында бер берсенә каршы гаугалы мөнәсәбәтләр барлыкка килгәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Бу бәрелешләрдә иң күп кулланылган корал – ул белмәүчәнлек һәм ялгыш төшенчәләрнең киң таралуы. Диндар кешеләрнең хиссиятләреннән саф һәм пакь төшенчәләреннән файдаланган бу начар гамәл ияләренең төп максаты – ул төрле фетнәләр чыгарудыр.

Бу тормышның мәгънәви һавасын бозар өчен, мөселманнар һәм христианнар арасында тартышулар, бәрелешүләр булдыру максатында, соңгы елларда Исламның мөкатдәс кадриятләренә тел озайтулар да булды. Бигрәк тә, рәхмәт тулы гадәләт һәм хикмәт тулы әхлак Пәйгамбәре Хәзрәте Мөхәммәд (С.Г.В.)гә каршы пычрак төшенчәләр һәм көлкеле карикатуралар барлыгын беләбез. Пәйгамбәребез хакында мәгълүматлар эзләп интернет челтәрен күздән кичерсәк, анда бөек Пәйгамбәребезне хурлау өчен төрле ялгыш, алдакчы хәбәрләр булуы да күренә.

Мондый ямьсез түбәнчелеккә карата безнең тарафтан биреләчәк иң яхшы җавап – тугры һәм хикмәтле сүздер. Боларга биреләчәк иң матур җавап –арттырмыйча гына, дөреслектән читкә китмичә, сөекле Пәйгамбәребезнең эшләрен яшьләребезгә тугры аңлату.

Чөнки без явызлык һәм җәһилият каршы булган, сөю һәм иминлеккә кавыштырган Пәйгамбәребезнең өммәтебез.

Чөнки без аять җәлиләсен миграҗ бүләге буларак китергән Пәйгамбәрнең иярченнәребез.

Чөнки без үзен Хәзрәте Адәм белән башланган Пәйгамбәрлек бинасының бер кирпече буларак күргән Пәйгамбәрнең мөэминнәребез.

Аллаһы Тәгалә “Бакара” сүрәсенең 285нче аятендә әйткән:

لَا نُفَرِّ قُ بَيْنَ اَ حَدٍ مِنْ رُسُلِهِ

“...Рәсүлләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барсына да тигез ышанабыз...”.

Мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗәни әйтүенчә, Пәйгамбәребезнең иң бөек могҗизасе – аның Коръән Кәрим боерганча яшәү үрнәгедер. Ул бу могҗизане җир йөзенең иң бәрәкәтсез туфракларындагы иң бәдәви тупламны иң мәдәни тупламга әйләндереп күрсәтте.

Мәрҗәни бу мәсьәләне шундый бер мисал белән ачыклый: Коръән Хафиз икәнлеген исбатларга теләгән өч кешенең берсе моның өчен берничә гадел шаһит китерсә, икенчесе тиешенчә Коръән Кәрим аятләренең хәрефләрен һәм сәхифәләрен укып сөйләсә, өченчесе исә “Фатиха” дан алып “Нәс” сүрәсенә кадәр Коръәнне тулысынча укыса, без, әлбәттә өченчесенә ныграк ышанырбыз.

Димәк, Рәсүл Әкрамның (С.Г.В.) китергән могҗизасенә ярашлы яшәү рәвеше, үрнәк бер гомер кичерүе, рәхмәт тулы гадәләт, хикмәт тулы әхлактан һичбер заман аерылмас булуы, Аның бөтен могҗизаләреннән тагы да өстенрәк вә тагы да абруйлырактыр.

 

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ КАРШЫНДАГЫ

ВАЗЫЙФАЛАРЫБЫЗ НИЛӘР?

  1. Һәр мөселман Олугъ Пәйгамбәребезнең хәят-тормышын өйрәнеп, үзенә үрнәк итеп алырга тиештер.
  2. Пәйгамбәребезнең мөбарәк исемен олылап хөрмәт белән сөйләргә, исемен әйткәндә һәм язганда “Саллаллаһу галейһи вәсәлләм”, дип “Салават” китерү кирәктер.
  3. Пәйгамбәребезнең Cөннәте кануннарына яки югары боерыкларына ою, әмерләрен үтәп, тыйганнарыннан тыелудыр.
  4. Пәйгамбәребезнең балаларына, нәселләренә һәм сәхабәләренә мәхәббәт итәргә тиешбез. Әһле бөтен сөюебез соңгы сулышларыбызда иман белән ахирәткә күчүләребезгә сәбәпче булыр.

Сәхәбәләрне сөймәгән кеше – бозыктыр. Хәзрәте Әбү Бәкер һәм Хәзрәте Гомәргә тел озайткан кешенең иманы зәгыйфьтер.

  1. Пәйгамбәребезнең кыямәткә кадәр дәвам итәчәк нәселләренә яхшы мөнәсәбәттә булу.

Рәсүлүллаһ Саллаллаһу галейһи вәсәлламнең мөбәрәк хатыннарына, кызы Хәзрәте Фатыйма белән кияве Хәзрәте Алинең балалары булган Хәсән һәм Хөсәен (Радыйаллаһу ‘анһу)нәргә “Әһле Бәйт” диелә.

Аллаһның кыямәткә кадәр дәвам итәчәк колларына һәм олугъларына Әһле Бәйт диелер.

Хәзрәте Хәсәннең балаларына һәм нәселләренә (Шәриф), Хәзрәте Хөсәеннең балаларына да (Сәйед) Әһле Бәйт диелә. Әһле Бәйтне сөю мөселманнарга фарыздыр.

Имам Раббани хәзрәтләре, заһир һәм батил гыйлемнәрнең, ягъни кальб гыйлемнәренең бөек галиме булган Әһле Бәйтне сөю һәм хөрмәт итүне үгет-нәсыйхәт итәр иде. Әһле Бәйтне сөю – Әһле Сөннәтнең кадриятедер. Ахирәт казанышларына тик шул кыйммәтләр генә китерәчәктер.

Бер мәнкыйбә яки мәшһүр кешеләрнең хәятен аңлаткан хикәя, кыйсса:

“Имам Шәфии Хәзрәтләре дәресләренең берсен биргән вакытта, дәрес барышында һәм дәрес арасында ун мәртәбә аягына торып баса.

Сәбәбен сораганнарга: “Сәйедләр нәселеннән булган бер бер бала ишек алдында уйнап йөри. Ишек янынарак килеп уйнаган шул бала үзе күренсә, аңа хөрмәт йөзеннән аякка басам...

Рәсүлүллаһ Саллаллаһу галейһи вәсәлламнең нәселеннән булган берәү аягына басып тора икән, утырып тору лаек түгелдер, – дип боерды”.

“Әли Имран” сүрәсенең 31 аятендә Аллаһы Тәгалә боерды ки:

قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي

“(Рәсүлүллаһ) син әйт:

Әгәр Аллаһны сөйсәгез, миңа иярегез (Исламны кабул итегез).

يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Аллаһ та сезне сөяр вә гөнаһларыгызны ярлыкар, диген. Аллаһ ярлыкаучы, киң күңелле, гафү итүче”.

Безләр тугрылыкны таба алдык икән, Хакның Хак икәнен таныдык икән, шөбһәсез, моңа Хәзрәте Мөхәммәд саллаллаһу галейһи вәсәлламнең Сөннәте белән генә ирешә алдык.

Ул булмаса, без Хакны Хак итеп таный алмас идек.

Һәрнәрсәбез белән Аңа бурычлыбыз.

Җаныбыз һәм каныбыз, рухыбыз һәм шөгылебез белән.

Димәк, Пәйгамбәребезне җаннарыбыздан да өстенрәк итеп сөяргә тиешбез.

Шулчак иманның камил дәрәҗәләренә ирешкән булырбыз.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Бөек Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкер бурычы буларак, Корбан чалу гыйбадәте динебездә зарури кылынган. Хәле, мөмкинчелеге булган мөселманнар бу гыйбадәтне Аллаһуга якынаю, Аның нигъмәтләренә шөкер итү дәлиле буларак аткара. Хәзрәте Гайшә анабыздан...

Подробнее

Мусульманский детский сабантуй

Мусульманский детский сабантуй

29 июля в Киргиз-Мияки прошел Первый региональный мусульманский детский сабантуй, организованный мусульманской религиозной организацией Кировского района г. Уфа «Ихлас» с согласия председателя Совета по государственным конфессиональным отношениям при Главе Республики...

Подробнее

"Ихлас"та - "Иптәш командир"

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.  

Подробнее

Мечеть украсили цветами

Мечеть украсили цветами

27 апреля члены республиканской РОО РБ татарских женщин «Сахибжамал» организовали субботник, посвященный Году Экологии и началу месяца Рамазан.  

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ