Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере – 2016”
“Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере – 2016” PDF Печать E-mail
Публикации

“Хатын-кыз – шигырь юлы кебек:

мең төрле яңгыраш уята бездә”.

Шамил Анак

Сәхнә бизәлгән. Чәчәкләр. Зур экран. Пәрдә ачылуга, сәхнәдә “Сәхибҗамал” төркеме кызлары күренде. Алар Дилә Булгакова сүзләренә Резида Сабитова көй язган “Сәхибҗамал” гимнын башкарды. Уфа “Нур” татар драма театрының кече залында Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасының юбилей чарасы шулай башланды.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – милләтебез тарихында мәңге җуелмас эз калдырган асыл затларыбызның берсе. Ул – халкыбызның данлыклы шәхесе, Казанда һәм илебезнең башка төбәкләрендә милли театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, беренче татар профессиональ артисткасы, режиссер, педагог, сәнгать эшмәкәре. Уфада шәхси  тырышлыгы белән оештырган “Нур” труппасының әйдәүче актрисасы, җитәкчесе, режиссеры да була. Каян килгән бер сылу затка бу кадәр илһам вә дәрман? Барысы да – тырышлыктан!

Рухи көче, тырышлыгы, табигый сәләте белән үзе исән чакта ук исемен мәңгеләштергән үрнәкле сылу затларыбыз – милләт аналарының якты образы ул.

Милләтебезнең асыл кызының исемен горурлык белән йөрткән “Сәхибҗамал” оешмасының да бүген җәмгыятебездә үз урыны, үз туграсы, үз гимны бар. Аның унбиш яшен зал тулы тамашачы җыелып, шигьрият һәм җыр-моң кичәсе итеп уздырды.

“Сәхибҗамал” тантанасында республикада яшәп иҗат итүче затлы сүз осталары – шагыйрәләр шигырьләрен укыды, моңлы һәм заманча җырлар яңгырады, халыкчан җор сүз, дәртле биюләр кәефне күтәреп, хатын-кызлар оешмасының елдан-ел сафы да, абруе да үсә баруын күрсәтте. Республика Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче бу оешма үз алдына гаилә иминлеген, халкыбызның әхлакый кыйммәтләрен саклау бурычларын куеп, милли мәдәниятне күтәрү, туган әдәбиятны, телне, традицияләрне саклау, үстерү юнәлешендә эзмә-эзлекле эшчәнлек алып бара. “Сәхибҗамал” милләттәшләребезнең югары рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын кайгыртуы, онытыла башлаган шәхесләребезнең исемнәрен ядь итүе белән ихтирам яулый. Аның сафларына көннән-көн күбрәк күркәм гүзәл затлар тартыла, эшчәнлегенә кушыла, фикердәшләр берләшә. “Ценность” дигән кыйммәтләрне күпчелек очракта “драгоценность” алыштыра килгән бу чорда милли иҗтимагый оешманың эше җанлана баруын фәкать матур бәяләмәләр белән генә билгеләү гадел булыр. Бүген аның кыйммәтен бәһалап бетермәгән кешеләр булса да, киләчәктә алар үзләренең бу вакытларда күп нәрсәгә битараф булуларын аңларларлар кебек. Чөнки “Сәхибҗамал” оешмасы милләтебезнең саф рухын саклап калуда олы юл башында тора. Йөргән таш – шомара, эшләгән – остара, нәтиҗә – омтылышны арттыра. “Сәхипҗамал”лар һәр эштә якты ният, югарырак кимәлдәге максат кора икән, бу тирән җирлекле эшчәнлек дигән сүз.

Тарихына кайтсак, “Сәхибҗамал” оешмасын төзүдә фидакарь шәхес, хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы Яһүдина башлап йөргән иде. 2013 елның башында бу җаваплы эшне мөхтәрәм шәхес, кырык еллап Башкортстан “Китап” нәшриятында намуслы хезмәт салган, Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева иңенә алды. Яңа идарә сайланды, җәмгыять эшенә яңа сулыш керде. Аның сафларын алдынгы карашлы, фидәкарь җанлы, милләт язмышына битараф булмаган, иҗади рухлы ханым вә туташлар тулыландыра тора. Төрле шөгыльле хатын-кызлар: мәдәният, сәнгать, эшкуарлык-сәнәгать эшлеклеләре уртак фикердәшләр булып туплана. Оешма үзенең төп мәсләгенең берсе булган “Миллилек һәм динилек!” шигарына тугры кала. Бу дөрестер дә, чөнки халкыбыз үзенең булмышын, телен тик иманга нигезләнеп кенә гасырлар дәвамында саклап кала алган. Күпләр соңгы елларда Аллаһыга ныграк якыная башлады. Дини бәйрәмнәрне “Сәхибҗамал” да күркәм итеп үткәрә. Аның эшчәнлек даирәсе елдан-ел киңәя. Оешманың бүлекчәләре күп кенә районнарда матур эшли башлады. Үзәк оешманың күркәм өлгесе, аның проект, планнары битараф булмаганннарны уята, ияртә, яңа идеяләргә әйди.

Ел саен төгәл төзелгән план буенча гамәлгә ашырылган эш нәтиҗәләре игътибарны җәлеп итә. “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” әдәби-музыкаль кичәләре оешманың шундый уңышлы проектларының берсе. Быел ул өченче тапкыр уздырылды.

Әлбәттә, бу очрашу зурдан да зур очрашу вәгъдә иткән иде – чиратагы кичәне соклангыч талантлы шагыйрә, чәчмә сүз остасы Нурия Измайлова бизәр дип өметләнгән идек. Кайтуын да бик көттек. Нурия ханым егерме ел инде АКШта яши. Әмма бу очрашу әлегә киләчәккә күчерелде. Бөтен татар дөньясына билгеле шагыйрәнең иҗаты электрон чаралар ярдәмендә экранда яктыртылды. “Яратам”, “Алтын тарак”, “Минем җәй”, “Җирдә”, “Адашкан” исемле шигъри җыентыклар, балалар китабы, проза тупланмасы авторы Нурия ханымның иҗаты белән БДУ талибәсе Җәмилә Зарипова сәнгатьле уку осталыгы аша таныштырды. “Сәхибҗамал” ансамбле җитәкчесе, композитор Резида Сабитова аның сүзләренә иҗат иткән “Җырлыйм” әсәрен башкарды.

“Сәхибҗамал” сафларында дини белем алырга омтылучылар күп, арада хаҗияләр дә бар. Миякәдә хаҗия, эшкуар һәм шагыйрә Рәсимә Мостафина яши. Әсәрләре “Акчарлак” альманахында дөнья күрде, “Бәллүр күңел”, “Гомерем мизгелләре”, “Без бары кунак кына” дип аталган шигъри җыентыклары нәшер ителде. Райондаш каләмдәшләре иҗатын туплап, “Илһам илем – Миякәм”, “Иҗат – язмыш бүләге” җыентыкларын бастырып чыгарды. Кичәдә аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны якташы, Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзин башкарды.

Дистә еллар дәвамында Башкортстан тамашачылары телевидениедән “Рәйхан” тапшыруларын яратып карады. Аның алып баручысы, талантлы журналист Халисә Мөхәммәдиева “Кышкы яңгыр” шигъри җыентыгы авторы. Иҗат җимешләре “Акчарлак” альманахында дөнья күрә, балалар өчен шигырьләр җыентыгы басмага әзерләнгән. Аның сүзләренә Наил Шәймарданов иҗат иткән “Гомер – байлык” җырын Флорида Исмәгыйлева җырлап ишеттерде.

Китап туйлары, шигырь бәйрәмнәре “Сәхибҗамал”да һәрчак җанлы үтә. Шагыйрьләр: Ирек Галин, Руслан Сөләйманов, Нурлан Ганиев “Сәхибҗамал” бәйрәменә килеп, иҗади күчтәнәчләрен җиткерде.

“Мәхәббәт иленә юл алдым”, “Җанны ярып” дип аталган шигъри җыентыклары белән укучылар тарафыннан матур бәяләмә алган психолог-шагыйрә Фәүзия Гайзаманның әсәрләре “Акчарлак”, “Чиләбе моңнары” җыентыкларында да дөнья күргән. Үзе бик матур җырлый да икән. Ә оныгы Дилия Мөхәммәтдинова дәү әнисенең шигырьләрен сәнгатьле укып ишеттерде.

Рәзилә Низами – 1979 елдан алып республикабызның “Кызыл таң” гәзите редакциясендә хезмәт салган журналист буларак укучыларга тирән эчтәлекле, мавыктыргыч мәкаләләре белән таныш. Аны шулай ук хисле шигырьләре, нәсер-парчалары өчен дә яраталар.

Автор сүзләренә “Юллар” җырын иҗат иткән музыкант, җырчы Лилия Вахитова аны тамашачы хозурына тәкъдим итте.

Алисә Шәңгәрәева – Кыйгы кызы, журналист, әдибә. “Безнең Кыйгы” район гәзите редакциясендә баш мөхәррир урынбасары була. Уфага килгәч, Башкортстан “Китап” нәшриятында, аннары “Кызыл таң” гәзите редакциясенең тәрҗемә бүлегендә эшли. Шигырьләре “Акчарлак” альманахында, “Сердце в рубцах” җыентыкларында басыла. Узган елда автордашлары Ризидә Мөхәммәтҗанова һәм Рәмил Әскаров белән “Кыйгы җиренә мәдхия” җыентыгын нәшер иттеләр. Быел “Моң тамчысы” китабы татар һәм рус телләрендә дөнья күрде. Алисә Шәңгәрәева сүзләренә язылган “Әниемә”җырын танылган җырчы Рәдиф Зарипов ишеттерде.

Ризидә Мөхәммәтҗанова ике аудиодиск чыгарган, ике җыентыгы дөнья күргән, әсәрләре “Акчарлак” альманахында басылган,”Илһам чишмәләре” фестивалендә “Мәхәббәт иле” номинациясендә җиңү яулаган, республика композиторлар конкурсында II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән сәләтле зат.

Бу кичәдә автор һәм башкаручы ханым үзе иҗат иткән “Җиде язмыш” җырын тәкъдим итте.

 

Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова; Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов һ.б кунаклар тәбрикләү сүзе алды. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Халыкара конкурслар лауреаты Илһам Вәлиев, яраткан җырчыбыз Радик Динәхмәтов һ.б. талант ияләре тамашаны җыр-моң белән бизәде.

Бу кичәдә Сәхибҗамал” сафларында изге эшләргә әүдем кушылучы ханым-туташларга төрле министрлыклар һәм иҗтимагый оешмаларның бүләкләре тапшырылды. Иң дәрәҗәле бүләкләргә шагыйрә, язучы Дилә Хәмзә кызы Булгакова лаек булды. Аңа бу көнне Татарстан Бөтендөнья татарлары Конгрессының “Татар халкы алдында күрсәткән зур хезмәтләре өчен” медален һәм Мәдәният министрлыгының почет грамотасын һәм тапшырдылар. Бу барыбыз өчен дә илаһи сөенечле мизгел булып калды, чөнки быел матур юбилеен каршылаучы Дилә апабыз, җаны-җәне белән халкы өчен иҗат иткән, күпләргә шәхси ярдәм кулын сузган олы йөрәкле шәхес. “Сәхибҗамал”ның башындагы өлкән буын шәхесләр: “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева, Башкортстанның шәрәфле укытучысы Флүсә Сөләйман кызы Назаргулова һәм Дилә Хәмзә кызы Булгаковаларның матур үрнәге башкаларны да аларча яшәргә әйди.

“Кеше өмет белән бәхетле. Саф, ак өметләр чынга ашып, ак бәхеткә әйләнсен, һәркөн һәркемгә хыялдай канатлы һәм могҗизалы мизгелләр бүләк итсен. Күңелләргә – изгелек, игелек, йөрәкләргә сөю-мәхәббәт тулсын”, – дип чараны йомгаклады шушы проект һәм чараның сценарий авторы Динә Морзакаева.

Дуслар җыелган бәйрәм  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

P.S. Чараның мондый зур резонанс тудыруын көтмәгән дә иде оештыручылар. Әмма халыкның моңлы, сәләтле булуы сер түгел, Бөек Тукаебыз  аңа олуг бәяне белми бирмәгән. Чарадан соң килеп рәхмәт белдерүчеләр, шалтыратулар күп булды. Кичәнең тирән мәгънәсе сөендерде тамашачыларны, оешманың эшчәнлеген күпләр хуплады, аның матур дәвамлы киләчәгенә үз өлешен кертергә теләүче яшьләр дә бихисап алар арасында. Иҗтимагый эшчәнлекне көчәйтү, өчен сер түгел, ышанып эшкә тотынырлык матди нигез булдыру да зыян итмәс иде. Республикада дәрәҗәле исеме булган, милли юнәлештә эшләү бурычын йөкләткән җаваплы җитәкчеләр тарафыннан зуррак игътибар бүленсә, уртак эшебез җанлырак барыр. Йөрәккә уелган бурычларны тормышка ашыру юлында эшлисе эшләребез иксез-чиксез. Бу эшчәнлек иҗтимагый оешмаларның коры энтузиазмына, аларның юктан бар ясау осталыгына гына терәлеп калмасын иде. Әлеге оешмаларда күпчелек нәфис затлар йөк башына җигелеп тартуын истә тотып, милли рухлы җитәкче ир-егетләребез аларның яшәешен тәэмин итү юлларын да хәстәрләшсә, саваплы  булырлар. Дөрес сәясәт алып барылган җирлектә милләт бер гаилә кебек яши. Республикада дәрәҗәле исем-вазыйфасы булган, милләттәшләре алдында җанын да кызганмый  эшләргә вәгъдә биргән иҗтимагый сәяси оешма вәкилләре, кайбер җитәкчеләр тарафыннан зуррак игътибар бүленсә, өстәмә ярдәм чаралары каралса, уртак эшебез тагын да җанлырак барыр, киләчәк буынга яхшы нигез бирер. Рухыбыз сүнмәсен! Гомер бер генә бирелә, шуны аңлап, мәгънәле яшәп, яшьнәп калырга тырышсак иде. Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Алсу Төхвәтуллина

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Новости Объединенного исламского конгресса России

Feed URL not supported or can not load it.

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

"Ихлас"та - "Иптәш командир"

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.  

Подробнее

Мечеть украсили цветами

Мечеть украсили цветами

27 апреля члены республиканской РОО РБ татарских женщин «Сахибжамал» организовали субботник, посвященный Году Экологии и началу месяца Рамазан.  

Подробнее

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

1 апреля в мечети «Ихлас» прошел конкурс чтецов Корана «Голос мира» среди детей от двух до 17 лет, посвященный 20-летию образования МРО «Ихлас». Организатором конкурса выступила Ассоциация Исламского бизнеса в Республике...

Подробнее

20-летие МРО “Ихлас” – знаковое событие в ее истории

20-летие МРО “Ихлас” – знаковое событие в ее истории

11 апреля 2017 года состоялось очередное заседание мутаваллията МРО «Ихлас». На повестке дня были поставлены следующие вопросы: Результаты работы ревизионной комиссии (Г. Байков, Ф.Хуснуллин, В.Гараева); Подготовка к изданию юбилейного издания журнала...

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ