Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации Милләтнең якты йолдызлары сез!
Милләтнең якты йолдызлары сез! PDF Печать E-mail
Публикации

“Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” кичәсе “Сәхибҗамал” оешмасының 15 еллыгына багышланды

Шигърият бәйрәме Яңа елны каршыларга җыенган иң тылсымлы көннәрдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтте. Бәйрәм театрның фойесыннан башланып китте. Биредә һәрбер нәрсә шигърият, милли рух белән сугарылган иде. Китаплар белән сәүдә итү, түбәтәйләр һәм чигүле калфаклар күргәзмәсе, яңа аудио һәм видео язмалар белән танышулар тальян гармун һәм мандолина кыллары тавышы астында үтте. Театрның кече залында алма төшәрлек тә урын калмаганлыгы халыкның моңга, милли көйгә, җанлы сүзгә никадәр сусаганлыгын    күрсәтте.

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы татар шагыйрәләрен “Нур” театры сәхнәсендә өченче тапкыр җыйды. Оешманың гимны белән ачылган татар шагыйрәләренең җырлы-моңлы бу бәйрәме “Сәбибҗамал”ның 15 еллыгына багышланды.

“Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” дип аталган чара җиде шагыйрә катнашлыгында беренче тапкыр 2013 елда узган булса,  2015тә – алты, узган елда тагын җиде шагыйрәне театр сәхнәсенә чакырып чыгарды.

Шигырь кичәсе Нурия Измайлованың исеме белән ачылды. Билгеле булуынча, бу шагыйрә Америка Кушма Штатларында яши. Ул – Благовар районы кызы. Уфада “Китап” нәшриятында эшләгәннән соң, башта Мәскәүгә күченә, аннары тагын да ераграк китә. Нурия Измайлова “Яратам”, “Алтын тарак”, “Минем җәй”, “Җирдә”, “Адашкан” дип аталган шигъри җыентыклар, балалар китабы, проза тупланмасы авторы буларак билгеле. Сәхнәдән Нурия Измайлованың шигырен Башкортстан дәүләт университеты талибәсе, Казан шәһәрендә узган Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль җиңүчесе Җәмилә Зарипова сәнгатьле итеп укыды. Җырчы һәм композитор Резида Сабитова Нурия Измайлова сүзләренә язылган җырын башкарды.

Сәхнәгә Башкортстан телевидениесе аша барыбызга да яхшы таныш инде Халисә Мөхәммәдиева күтәрелде. Тамашачы аны дистә еллар “Рәйхан” тапшыруын алып баручы буларак үз итеп өлгергән иде.  Халисә Мөхәммәдиева – Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Кышкы яңгыр” шигъри җыентыгы авторы. Шигырьләре, чәчмә әсәрләре “Акчарлак” альманахында да дөнья күрә, әлеге вакытта ул балалар өчен яңа җыентыгын басмага әзерләгән. Шагыйрә заман шигыре хакында йөрәк түреннән чыккан юлларны укып ишеттерде. Аның сүзләренә Наил Шәймәрданов иҗат иткән “Гомер - байлык” җырын Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева башкарды.

Менә экранда - Дәүләкән районы күренешләре. Бу шагыйрә Рәзилә Низаминың туган ягы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре халыкка “Кызыл таң” республика гәзитендә күп еллар хезмәт салган журналист, публицист, шулай ук, шагыйрә буларак яхшы таныш. Рәзилә Низамова гәзиттә “Мин – хатын кыз”, “Сәламәтлек”, “Җидегән чишмә” һәм башка сәхифәләрне әзерләп дөньяга чыгарды. Ул - Башкортстан Журналистлар берлегенең “Алтын каурый” премиясе лауреаты,   “Сандугачлы иртә” җыентыгы  авторы. Әлеге вакытта аның публицистик әсәрләрдән торган китабы басыла, яңа шигырьләр җыентыгы басмага әзерләнә.

Шагыйрә сәхнәгә чыгып, заман турында фикерләре белән бүлеште, “Көн авазы” дигән яңа шигырен укып ишеттерде. Сәләтле музыкант, җырчы, композитор Лилия Вахитова Рәзилә Низами сүзләренә иҗат иткән “Юллар” исемле җырын башкарды.

“Сәхибҗамал”  оешмасы әгъзалары арасында хаҗияләр дә бар.   Хаҗда булып кайткан, быел гына Казанда Ислам университетын тәмамлаган мөслимә, эшкуар һәм шагыйрә Рәсимә Мостафина Миякә якларында яши. Әсәрләре “Акчарлак” альманахында дөнья күргән, “Бәллүр күңел”, “Гомерем мизгелләре”, “Без бары кунак кына” дип аталган шигъри җыентыклары нәшер ителгән. Ул райондагы каләмдәшләре иҗатын туплап, Уфада “Илһам илем - Миякәм”, “Иҗат – язмыш бүләге” җыентыкларын бастырып чыгарган.

Рәсимә Мостафина сәхнәдән йөрәк түреннән чыккан шигырьләрен укыды. Шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырны якташы, Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзин башкарды.

Экрандагы Кыйгы төбәгенең гүзәл табигате күренү белән сәхнә түренә бер-бер артлы өч Кыйгы кызы күтәрелде.

“Мәхәббәт иленә юл алдым”, “Җанны ярып” дип аталган шигъри җыентыклары белән укучылар күңеленә юл ярган психолог-шагыйрә Фәүзия Гайзаман бу юлы Хәмит Тәүхетдин үзе көйгә салган “Ялгыз моң” җырын башкарды. Ә аның оныгы Дилия Мөхәммәтдинова картәнисенең “Сәхибҗамал”чыларга багышлап язган шигырен укыды.

Журналист, әдибә Алисә Шәңгәрәева “Безнең Кыйгы” район гәзите редакциясендә баш мөхәррир урынбасары була. Башкортстан “Китап” нәшриятында, аннары “Кызыл таң” гәзите редакциясендә тәрҗемәче булып эшләгән. 2007 елда “Илһам чишмәләре” шигърият бәйгесендә “Шагыйрь һәм заман” номинациясендә җиңеп чыга. Шигырьләре “Акчарлак” альманахында, “Сердце в рубцах” җыентыгында басыла. Күптән түгел автордашлары Ризида Мөхәммәтҗанова һәм Рамил Әскаров белән “Кыйгы җиренә мәдхия” җыентыгын нәшер иттеләр. Узган елда аның шигырьләр, җырлар, мәкалә һәм очерклардан торган “Моң тамчысы” дип аталган китабы татар һәм урыс телләрендә дөнья күрде. Шушы китабыннан бер шигырьне шагыйрә тамашачыларга җиткерде. Алисә Шәңгәрәева сүзләренә Рәдиф Зарипов иҗат иткән “Әниемә” дигән җырны композитор үзе башкарды.

Ризида Мөхәммәтҗанова –киңкырлы талант ияләренең берсе: шагыйрә, композитор, үзе җырчы. Аның һөнәрләре дә күп була тормыш юлында: лаборант, трамвай йөртүче, шәфкать туташы, массаж ясаучы. Әлеге вакытта ул – үз эшен ачкан эшкуар. Ризида Мөхәммәтҗанова ике аудиодиск чыгарган, ике җыентыгы дөнья күргән, әсәрләре “Акчарлак” альманахында басылган. “Илһам чишмәләре” фестивалендә “Мәхәббәт иле” номинациясендә җиңү яулап, республика композиторлар конкурсында II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Кичәдә ул үзе иҗат иткән “Җиде язмыш” җырын тәкъдим итте. Танылган җырчы Флера Шәрипова Ризида Мөхәммәтҗанованың “Тату яшик, туганнар!” җырын башкарды.

Шагыйрь Шамил Анак: “Хатын-кыз шигырь юлы кебек: мең төрле яңгыраш уята бездә”, - дип язган. Шагыйрь әйткәнчә, “Сәхибҗамал”чылар да җәмгыятебездә мең төрле яңгыраш уятып, аны яхшыга үзгәртергә, иҗаты һәм иҗтиһаты белән дөньяны ямьләү, яшәтү, яшәртү өчен хәләл көчен сала.  “Сәхибҗамал”да андый җан җылысын өләшүчеләр күп. Шундыйлардан булган Резида Сабитова, Әлфинә Фатыйхова, Гүзәл Мәсәгутова һәм башкалар дәртле җырлар башкарды.

Шигърият кичәсенә шагыйрь егетләр дә килгән иде. Нурлан Ганиев, Руслан Сөләйманов, Ирек Галин шигырьләре аша уй-хисләрен җиткерде.

“Сәхибҗамал” үткәргән чаралар чын мәгънәсендә Башкортстан татар хатын-кызлары, ил аналары, газиз әниләр, илебез гөлләре, чын гүзәлләр бәйрәменә әверелде. Аларга  Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты Илһам Вәлиев җырларыннан гөлләмә бүләк итте. Танылган җырчы Радик Динәхмәтов мөнәҗәтләр аша җан җылысы өләште. Җырчы Флүр Әбдиев һәм баянчы Фәвәрис Габидуллин бу кичтә ямь өстенә ямь өстәделәр.

Кичә барышында милләтебезнең тарихында җуелмас эз калдырган асыл затларыбызның берсе, халкыбызның атаклы кызы, беренче татар артисткасы, төрки халыкларда беренче актриса, режиссер, педагог Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның биографиясенә, аның исемен йөрткән оешманың тарихына һәм башкарылган эшләренә байкау ясалды. Оешманың беренче рәисе Гөлҗиһан Яһүдинаның исеме олы хөрмәт белән искә алынды.  Бүгенге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шушы проект һәм сценарийның авторы Динә Морзакаева оешманың актив әгъзаларына бүләкләр тапшырды. Бу көнне шагыйрәләрне һәм “Сәхибҗамал”чыларны шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина, Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибраһимов, Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм, “Берлек” татар мәдәни-агарту берләшмәсенең Башкортстандагы җитәкчесе Нәфисә Акчурина,  мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Розалия Халикова һәм башкалар котладылар.

Иҗтимагый оешманың юбилеена багышланган шигърият бәйрәме тирән һәм киң дәрья кебек милли моң белән сугарылды. Тамашаны сәхнәгә куюда Зәлия Ахунова һәм алып баручылар Зилия Сафиуллина белән Динар Тимершәехов  күп көч салды.

Алина ХАЛИКОВА

Фәнил АБДУЛЛИН фотолары

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

Мусульманский детский сабантуй

Мусульманский детский сабантуй

29 июля в Киргиз-Мияки прошел Первый региональный мусульманский детский сабантуй, организованный мусульманской религиозной организацией Кировского района г. Уфа «Ихлас» с согласия председателя Совета по государственным конфессиональным отношениям при Главе Республики...

Подробнее

"Ихлас"та - "Иптәш командир"

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.  

Подробнее

Мечеть украсили цветами

Мечеть украсили цветами

27 апреля члены республиканской РОО РБ татарских женщин «Сахибжамал» организовали субботник, посвященный Году Экологии и началу месяца Рамазан.  

Подробнее

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

1 апреля в мечети «Ихлас» прошел конкурс чтецов Корана «Голос мира» среди детей от двух до 17 лет, посвященный 20-летию образования МРО «Ихлас». Организатором конкурса выступила Ассоциация Исламского бизнеса в Республике...

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ