Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации Татар сөлгесе һәм бишек җырлары
Татар сөлгесе һәм бишек җырлары PDF Печать E-mail
Публикации

Чакмагыш районында Халыклар бердәмлеге көнен каршылап,

берьюлы берничә чара үткәрелде

“Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе”

Тозлыкуш мәдәният йортында уздырылган фольклор кичә шулай дип аталды. Зал авыл өе кебек бизәлде. Тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр, кашагаларында – кызыл башлы чиккән сөлгеләр. Сандык өстенә дә – чиккән сөлге, сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Сәхнәгә кызлар йөгереп чыкты. Аулак өйгә кич утырырга кул эшләрен дә алып килгәннәр. Җырга йөрек хисен салып, асыл җепләр белән чигү чигә башладылар. Бераздан кунактан әбиләре кайтып керде. Җырлый-җырлый сөлге чиккән кызларга карап сокланды: “Сөлгедә халыкның күңел җылысы, милли йөзе. Безнең заманда ниндиләре генә юк иде аларның. Хәзерге яшьләр сөлгенең нәрсә икәнен дә белмиләр, онытып бетерделәр”, – дип куйды.

 

Әйе, ниндиләрен генә сукмаганнар, сөлгеләрнең ниндиләрен генә чикмәгәннәр оста әбиләребез. Чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлге. Заманында һәр авылның чигү осталары булган. Кыз бала кечкенәдән үк үзенә бирнәгә сөлгеләр әзерли башлаган. Алар өйне бизәү, бүләк итү, төрле йола өчен әзерләнгәннәр, бервакытта да аларга бит-кул сөртмәгәннәр. Гади генә, буй-буй сугылганнарын – тастымалларны кул, савыт-саба сөртергә кулланганнар.

 

Сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның җилкәсенә салынган, өйләрне ямьләндереп торган сөлгеләр. Безнең татар хатын-кызларының  сурәт-гербы ул сөлге. Шигырьләр, нәфис сүзләр белән данланды кичәдә сөлге, тамаша җыр-моңнар, дәртле биюләр белән ямьләнде.

Фойега урнаштырылган кул эшләре күргәзмәсе чараның тәэсир көчен арттырды, авылыбызда оста куллы уңганнарның күплеген дәлилләде. Резеда Камалова, Рәзифә Әхмәдуллина, Фәһия Латыйпова, Гөлфия Потапова, Мөзәянә Галиева, Фәридә Нуруллина, Светлана Локманова, Фәрәһия Мусина, Ләйсән Салихова, Саҗидә Мөхәмәтдинова, Рушан Ялаев һәм башкаларның кул эшләренә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен.

Башкала кунаклары – республика Халык иҗаты үзәгеннән аналитика һәм методик ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльмира Хәмит кызы Ямлиханова белән әйдәүче белгеч, якташыбыз Зилә Әнвәр кызы Мәһәдиева, якташыбыз, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Вәзих Исхаков исемендәге премия лауреаты, республика “Сәхибҗамал” төбәк оешмасы җитәкчесе Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, “Сәхибҗамал” оешмасының идарә әгъзасы Тәслимә Мөхтәсәр кызы Вәлиева, Кушнаренко кызы, автор-башкаручы, композитор Резеда Сабитованың бәйрәмдә катнашуы аның мәртәбәсен күтәрде. “Ахирәтләр” халык фольклор төркеме эшчәнлегенә, “Чакматаш” халык биюләре ансамбленә, гомумән, авыл үзешчәннәренең чыгышына югары бәһа бирде алар, кул эшләре күргәзмәсен сокланып карады. Кичәне хатын-кызлар советы рәисе Рәсимә Хәсәнова алып барды.

Күңелләрдә матур истәлекләр

Авыл китапханәләрендә бәһа биреп бетергесез рухи хәзинә тупланган. Китапларда – аң-белем, акыл, тормыш фәлсәфәсе. Ә теләсә кайсы әдәби әсәрнең чын кадерен аңлар өчен, иҗатчының үзе белән очрашырга кирәк икән. Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә язучылар белән очрашулар әледән-әле булып тора. Танылган әдипләр Рәдиф Гаташ, Данил Салихов, Газинур Морат, Зифа Кадыйрова һәм башкалар белән очрашулар шуны раслый.

3 ноябрьдә биредә “Китап” нәшрияты ветераны, якташыбыз Динә Морзакаева үзенең тарафдарлары – Резида Сабитова, Тәслимә Вәлиева белән “Китаптан алып илһам” дигән иҗади очрашуда катнашты.

Динә Гайнелбаян кызы суларын Базыга коючы Качылга елгасы буена бер озын урам булып утырган Иске Үзмәш авылыннан. Әлеге очрашуга аның шигърият сөюче дуслары, каләм тибрәтүчеләр һәм китапханәчеләр җыелды.

Якташыбыз үзе турында бик матур итеп сөйләде, үзе эшләгән дәвердә “Китап” нәшриятының эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште, чакмагышлыларның иҗади әүдемлеге, талантлары белән горурлануын белдерде. Ул үзе “Китап” нәшриятында эшләгән елларында иҗатчылар үстерүгә зур игътибар бирде, һәр кульязмага күңел җылысын салып, күз нурларын сибеп, күпләрне әдәбият мәйданына чыгарга ярдәм итте. Ә бит Башкортстан “Китап” нәшриятында республикабыз халыклары әдәбияты секторы оештырылу, татарча китап бастыру авырлыкларсыз гына башланып китми. Хәтта бу телдә бер генә кульязма да булмый. Динә ханым хезмәткәрләре белән Башкортстан Язучылар берлеге ярдәмендә төбәкләрдә урнашкан әдәби оешмаларга барып, ана телендә язучыларның иҗатларын барлап, өр-яңа юнәлештә эш башлый. 1994 елда инде беренче карлыгач – күренекле якташыбыз, шагыйрь Марис Нәзировның шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннары инде биредә төрле жанрдагы бихисап басмалар нәшерләнә.

“Сәхибҗамал” төбәк оешмасы рәисе булганнан соң Динә Морзакаева аның эшен бөтен республикага җәелдерә. Милли рухыбызны ныгытуда төрле чаралар оештыра. “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” дигән зур бәйрәмгә нигез салуы – моңа ачык мисал.

Чакмагыш биләмәара китапханә директоры, районның “Ак калфак” оешмасы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова үзенең чыгышында китапханәдә һәрдаим очрашулар үткәрүнең китап сөючеләр әүдемлеген арттыруга юл ачуын билгеләде, планлаштырылган чаралар, куелган максатлар белән уртаклашты.

Очрашуга килгән каләм тибрәтүчеләребез үзләре дә шигырьләрен укыды. Уфа кунаклары – Тәслимә Вәлиева кызыклы чыгыш ясады, Резеда Сабитова җыры белән күңелләрне дәртләндерде.

Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы – республикада иң нәтиҗәле эшләүче иҗтимагый оешмаларның берседер, мөгаен. Һәм монда аның җитәкчесе Динә Морзакаеваның өлеше зур. Ул моңа үзенең абруе, зыялылыгы белән күпләрне янына туплап ирешә.

– Менә шундый бай рухлы, көчле ихтыярлы әдибә ханым белән сезне – хезмәттәшләремне дә очраштырасым килде, – дип белдерде бу хакта китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем – китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз аларның иҗатын ярата, үз итә. Якташ язучыларыбыз белән якыннан аралашу – китап сөюче дусларыбыз өчен күңел бәйрәме. Әлеге кичә дә үтә җылы, дустанә мохиттә узды һәм күңелләрдә матур тәэсир калдырды.

Назлы бишек җырлары

“Бишек җыры – халкым рухы” дип аталган, район мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни чарада бишек җырларын башкаручыларның икенче район конкурсында катнашучылар чыгыш ясады.

Дөньядагы могҗизаларның могҗизасы – сабый баладыр. Бала тапкан анага күк капусы ачыла: дөнья бөтенләй башка төс-манзараларда күренә башлый, чөнки бала – хатын-кызга Аллаһу тарафыннан бирелгән иң кадерле вә иң зур бүләк. Ләкин шул бүләк имгәккә әйләнмәсен өчен шактый күп көч салырга кирәк. Әбиләребез еш кына болай диләр: “Борын-борыннан ук халыкта яшәп килгән, без үскәндә ишетеп үскән әхлакый тәртип кагыйдәләре юк инде алар, юк…”

Әйе, искелек дип сүгә-сүгә без әлеге кагыйдәләрне дә, кешеләрне рухи яктан сафландыручы күптөрле гореф-гадәтләрне дә, тәрбияви яктан әһәмиятле дини бәйрәмнәрне дә оныта килдек. Нәтиҗәдә, өлкәннәр әйткәндәй, олыга олы дип, кечегә кече итеп карый белмибез, бәндәнең рәнҗешеннән, ананың бәддогасыннан курыкмыйбыз, күрше хакын, тол-ятимнәр хакын оныттык. Гореф-гадәтләр, дини йолаларны югалту белән беррәттән, яшь сабыйларыбызның күбесе туган телебездә бишек җырларын ишетүдән мәхрүм калды. Ә бит бишек җырлары “акыл сатмыйча” гына баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли. Шуңа күрә уйлаштык-киңәштек тә, бишек җырын башкаручылар бәйгесен үткәрергә булдык. Бүген бәйгедә җиңүчеләребез җанга газиз сихри моң белән тукылган мизгелләрне сезгә дә бүләк итәр, – дип, чараны оештыручы, алып баручы Луиза Ишморатова аның максатын, әһәмиятен аңлатып үтте.

Йортка кот биреп торган бишек! Аның ниндиләре генә юк! Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясаганнары да, тактадан сырлап эшләгәннәре дә. Аларга әти, картәтиләрнең хыяллары үрелгән, өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган. Бишек ясаучыларның маһирлыгына сокланып, шагыйрьләр, композиторлар җырлар иҗат иткән.

Бишек җыры… Берни белән дә чагыштырып булмаслык көчле ана мәхәббәте йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур өметләр, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла.

– Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә, бишек җырларына багышланган кичәдә безне зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез – әниләребезнең бишек янында үткәрелгән йокысыз төннәрен, әтиләребезнең безне яратып сөйгән кулларын искә төшерсен. Әйдәгез, газиз ананың баласына наз белән сугарылган җырын тыңлыйк, – дип Луиза Фрит кызы сәхнәгә бәйгечеләрне чакырды.

Гөлназ Сәлимова белән Эльвир Халиков Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Тал бишек” җыры белән залдагыларның күңелен яулап алды. Бәйгедә осталык күрсәтеп, гала-концертта катнашучыларның һәркайсы күңеленә якын җыр сайлап килгән, берсен-берсе кабатламыйча, шуларны башкардылар. Ләйсән Шәвәлиева (Яңа Коты), Гөлфинә Дәүләтова һәм Ләлә Хәмәдиярова (Митрә-Әюп), Светлана Латыйпова (Калмашбаш), Гөлнур Вәлиева (Ташкалмаш), Лира Галимова (Рәҗәп), Гөлфинә Ишморатова (Рапат), Филзә Нуретдинова (Яңа Каръяуды), Нәфисә Әшәрәпова, Розалия Васикова, Гүзәл Табишева (Чакмагыш), Саҗидә Мөхәммәтдинова (Сыйрышбаш), “Сеспел” фольклор төркеме белән берлектә  Анастасия Кудряшова (Юмаш) чыгыш ясады.

Сыйрышбаштан Фәрәһия һәм Риф Мусиннар: “Онык тәрбиясенә әби-бабай да кушылырга тиеш. Чөнки фәкать өлкәннәр иң изге теләкләрен баланың акылына, аңына бишек җырлары рәвешендә сала, әби-бабайлар янында үскән балалар тәрбияле була, әхлакый кануннар белән яши”, – дип, бишек җыры үрнәге тәкъдим итте.

“Чакматаш”, “Асылъяр” халык биюләре ансамбльләренең өзә басып биюләре залны җанландырды, “Домисолька” балалар вокаль ансамбленең чыгышы матур бизәк булды.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Крюков һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Руслан Фазлыев бәйгечеләрне бүләкләп зурлады, кунаклар Динә Морзакаева, Айдар Басыйров, Эльвира Газизова да үз бүләкләрен тапшырды. Илебез имин, гаиләләребез бөтен булсын өчен  беләк көчебезне, йөрәк дәртебезне, акыл куәтебезне кызганмыйк, бишек тибрәтик, халык гамен аңлар уллар һәм кызлар үстерик, ил-йортыбызга бәрәкәт китерик, дигән изге уйлар белән кичәдән канәгать калып таралашты тамашачы.

Фидәлия Баһманова,

Алсу Гәрәева, Рәзифә Сәхапова

Рәзифә Сәхапова фотолары

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Корбан гыйбадәте – Аллаһка якынаюдыр

Бөек Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкер бурычы буларак, Корбан чалу гыйбадәте динебездә зарури кылынган. Хәле, мөмкинчелеге булган мөселманнар бу гыйбадәтне Аллаһуга якынаю, Аның нигъмәтләренә шөкер итү дәлиле буларак аткара. Хәзрәте Гайшә анабыздан...

Подробнее

Мусульманский детский сабантуй

Мусульманский детский сабантуй

29 июля в Киргиз-Мияки прошел Первый региональный мусульманский детский сабантуй, организованный мусульманской религиозной организацией Кировского района г. Уфа «Ихлас» с согласия председателя Совета по государственным конфессиональным отношениям при Главе Республики...

Подробнее

"Ихлас"та - "Иптәш командир"

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.  

Подробнее

Мечеть украсили цветами

Мечеть украсили цветами

27 апреля члены республиканской РОО РБ татарских женщин «Сахибжамал» организовали субботник, посвященный Году Экологии и началу месяца Рамазан.  

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ