Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации Остаз Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин
Остаз Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин PDF Печать E-mail
Публикации

بسم الله الرحمن الرحيم

Ул ак рухлы, якты күңелле, камил бер кеше, даһи бер Ислам шагыйре иде. Башкортстан сахралары, Казахстан далалары, Идел-Урал киңлекләре өстендә балкыган зыялылык йолдызы вә охшашлары бик сирәк очраган данлыклы фикерче иде ул. Мөбарәк теленнән җәүһәр булып Коръән авазлары чәчелгән гыйлем чыганагы иде. Тиңдәшсез үткен зиһене һәм катгый мантыйгы белән танылган зат иде. Искиткеч рухи көче, мөкатдәс сизгерлеге, Коръәни Кәрим тәгълиматына төшенгәнлеге һәм Рәсүл Әкрам васыятьләренә бирелгәнлеге аны башкалардан югары күтәрде, олы дәрәҗәле шәхес, бөек бер мөгаллим, гомумхалык киңәшчесе ясады.

Әйе, ул – Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләредер ки, динсезлек, дәһрилек чолганышында өзгәләнеп, иман кодрәтенең галәмәте булып кала алган зат ул.

Ул Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләредер ки, сүзләре, фигыле һәм халәте белән ике җиһан кояшы сөекле пәйгамбәребезнең үз заманында яшәгән варисы икәнлегенә ачык дәлилләр күрсәтеп калдырган зат ул.

Ул Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләредер ки, дин дошманнары, аяусыз залимнәр каршысында иман һәм динебезне батырларча яклаган, мөкатдәс көрәш алып барган бөек Ислам мөҗәһиде ул.

Ул Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләредер ки, төрки милләтләребезне сөекле пәйгамбәребез мактауларына лаек иттергән зат, бөтен мөселман өммәтенең горурлыгы ул. Йөрәктән йөрәккә капка ачкан иҗат җимешләре белән халкыбыз тарихын дан һәм шөһрәт белән сугарып, үзе тарихка җуелмаслык кереп калган зат, кешелекнең җәүһәр бөртеге ул.

 

Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин хәзрәтләре гасырлар буена Ислам байрагын тугры күтәреп килгән газиз милләтебезнең юлын бүген дә яктыртып, өндәп, туры юлдан алып бара. Әйе, бу чыннан да шулай. Нәсыйхәтләре миллионлаган мөэминнәрнең күңелләрендә олы мәртәбәләр казанган абруйлы дәгъватчы ул.

 

Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләренең ифрат зур гыйльми көчкә һәм тирәнлеккә ия булган үгетләре, буын-буын укучыларның күңелләрен үзенә җәлеп иткән, иң күп укылган әсәрләргә әверелде. Чөнки аның әсәрләре эчтәлеге Коръән нуры белән сугарылган, эче-тышы Ислам хикмәтләренең җәүһәрләре белән бизәлгән, битләре-юллары илаһи низам белән яктыртылган. Гыйлемлелек, олпат тәҗрибә һәм чын мәгънәдә иманлы булуның чагылышлары аның язганнары.

Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләре тиңсез иман көче һәм рух ныклыгы белән коралланган мәгънәви каһарман ул. Мәнсез наданнарны рисвайлык чокырларына тәгәрәткән, хәсрәт чүлләренә куып чыгарган Аллаһ арысланы, Исламның гадел кылычы ул.

Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләредер ки, диңгез кебек тирән һәм бай гыйлемлелеге ярдәмендә мәгънәви байлыкларның иң биек түбәсенә күтәрелеп, башкаларны да Ислам кушканча фикер йөртергә, дөрес юлларны сайларга өйрәтеп калдырган хикмәт иясе ул.

Мифтахетдин Акмулла хәзрәтләре гыйлем гөлбакчасында кәлимә-и шәһадәтне мең төрле көйгә салып, зиһен һәм бәгырьне кузгатырлык матур һәм моңлы сайраган сандугач, җәннәт кошы кебек ул.

Остаз Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин хәзрәтләре, дин хакына олы җиһад дип атаган, мөкатдәс көрәшнең иң алдынгы юлбашчысы булды. Милли мәгарифебезне күтәрү өчен күрсәткән фидакарьлекне, сабыр-чыдамлыкны, көчне ул үз иманында тапты.

Иң азгын залимнәр дә богаулар сала алмаган аңа. Янар таулар, лачыннар гына яшәгән кыя биеклекләреннән җиргә төшкән гаярь зат ул. Гөл йөзле фәрештәләр кебек шәфкать белән елмаеп карады ул дөньяга. Зарланып күңел төшенкелегенә бирелмәде. Кояш офыкка качып, ай баеса да, күкләр ишелеп, таулар урыныннан кузгалса да, ул чигенмәде дини көрәшеннән ваз кичмәде. Күңелендә янып торган иман ялкыны һич сүнмәде һәм сүндерелмәде.

Остаз Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин җәфа һәм золымнарның төрлесен татыды. Кешенең кешегә карата кыргый вәхшилеген үз язмышында кичерде ул.

Остазым Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин хәзрәтләре һәркем һәм барысы өчен, һәркайда һәм һәрвакыт тиешле булган коллык хезмәтен иң күркәм рәвештә башкарсын өчен, кирәк булган Җәнабы Хак аны өстен сыйфатлар багышлап яраткандыр. Охшашсыз акыл, тиңсез зиһен, дәрья-диңгез кебек тирән гыйлем һәм күңел сизгерлеге белән бүләкләгәндер.

Остазым Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин хәзрәтләре барча халыклар өчен иҗтимагый тормыш күгендәге кояш, ай һәм йолдызлар ролен уйнаган изгеләрнең  варисы ул.

Ул 64 ел дәвамында казахта – казанып, татарда – татланып, башкортта башакланган илаһи низамның чагылышы вә Исламның бер коткаручысы булды.

Үз иҗатында дәверенең иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрен күтәреп чыккан бөек фикер иясе вә сүз остасы, әдип Акмулла Мифтахетдин бине Әбү Камалетдин хәзрәтләре халыклар бәхет-сәгадәте, милли мәгариф өчен гайрәтле көрәшче сыйфатында бөтен прогрессив инсаният өчен биниһая кадерледер.

Мөхәммәт Мостафа Галләм

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

Мусульманский детский сабантуй

Мусульманский детский сабантуй

29 июля в Киргиз-Мияки прошел Первый региональный мусульманский детский сабантуй, организованный мусульманской религиозной организацией Кировского района г. Уфа «Ихлас» с согласия председателя Совета по государственным конфессиональным отношениям при Главе Республики...

Подробнее

"Ихлас"та - "Иптәш командир"

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.  

Подробнее

Мечеть украсили цветами

Мечеть украсили цветами

27 апреля члены республиканской РОО РБ татарских женщин «Сахибжамал» организовали субботник, посвященный Году Экологии и началу месяца Рамазан.  

Подробнее

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

1 апреля в мечети «Ихлас» прошел конкурс чтецов Корана «Голос мира» среди детей от двух до 17 лет, посвященный 20-летию образования МРО «Ихлас». Организатором конкурса выступила Ассоциация Исламского бизнеса в Республике...

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ