Skip to content

Из жизни мечети...

Главная Статьи Публикации "Сәхибҗамал" татар шагыйрәләрен кабат җыйды
"Сәхибҗамал" татар шагыйрәләрен кабат җыйды PDF Печать E-mail
Публикации

9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды

 

 

 

"Сәхибҗамал" оешмасының гимны белән ачылган татар шагыйрәләре бәйрәме Әдәбият елына багышланды. Аннан соң сәхнәгә “Нур” театрының баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин күтәрелде. Ул: “Шигъри сүзнең барлык заманда да көче зур, аеруча бүгенге авыр заманда”, диде.

 

Театр җитәкчелеге чыгышыннан соң “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Коръән сүрәләре укып, кичәгә хәер-фатыйхасын бирде. Аннан соң сәхнәгә бәйрәмне бизәүче шагыйрәләр күтәрелде. Алар: Земфира Муллагалиева, Фәния Габидуллина, Фәнзия Максютова, Зәлифә Кашапова, Ләйсән Кәшфи һәм Ләйсән Якупова. Яңавыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче, бала чактан урын-җирдә ятарга мәҗбүр ителгән билгеле шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова үзе килеп, сәхнәгә күтәрелә алмаса да, аның иҗатына зур урын бирелде, бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәм барышында шагыйрәләр берәм-берәм сәхнәгә чыгып, шигърият, заман турында фикерләре белән бүлеште, әсәрләрен укып ишеттерде. Ялкынлы һәм тәэсирле чыгышларыннан соң аларның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, укучылар һәм алып баручылар сәнгатьле итеп шигырьләрен укып ишеттерде.

 

Кичәдә Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова, “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов һәм башка татар, шулай ук, башкорт оешмалары җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Аларның һәрберсе үзләрен тетрәндергән, яраткан шигырьләрен сөйләп узды.Тукайга мәдхия укыды. Һәрберсе әлеге чарага нигез салучы һәм оештыручы Динә Морзакаевага рәхмәтләрен белдерде, аны чәчкәгә күмде. Шагыйрә Ләйсән Кәшфи Динә Морзакаевага үзе пешереп килгән бер өем чәкчәк тапшырды.

Сәхнәне җыр-моң белән “Нур” театры артистлары бизәде. Чараны Башкортстан дәүләт университеты студентлары Җәмилә Зарипова һәм Азамат Габдуллин алып барды.

Чара ахырында Бөтенрусия әхлак мәктәбен оештыручы, мөгаллимә Фатыйма Фәткуллина күтәрелде. Ул диннең гаиләдәге, җәмгыятьтәге урыны турында сөйләде. Тамашачыларны динле булырга чакырды. ”Динле, иманлы халыкның бүгенгесе– бәхетле, киләчәге – өметле”, – дип белдерде. Чара күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

“Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” дип аталган чараның бу икенчегә оештырылуы. Беренче тапкыр ул 2013 елда узган иде. Анда җиде шагыйрә катнашты. Әлеге кичәгә нигез салучы “Сәхибҗамал” оешмасының шәрәфле рәисе, “Ихлас-Шәриф” мәҗмугасы мөхәррире Динә Морзакаева сүзләренә караганда, чарада катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, бары тик Язучылар берлеге әгъзалары белән генә үткәргәннәр. Язучылар берлегендә татар шагыйрәләре 15 кеше. Шуларның җидесе беренче, алтысы икенче кичәдә катнашкан. Алдагы кичәләрдә берлек әгъзасы булу мотлак булмаячак. Андыйлар Башкортстанда 50дән артык гүзәл зат исәпләнә. Алар китаплары чыккан, гәзит-журналларда даими басылып торган авторлар.

 

Мөнир Вафин

 

Комментарии   

 
0 # Гульнара 18.12.2015 06:45
Ассалямуалейкум wа раhматуллаh, уважаемые. Спасибо огромное за ваш замечательный сайт, очень красивый и познавательный. Хотелось бы маленькую поправку к фото: чтобы исключить открытые колени на изображении. Заранее рахмат и всех благ вам в этом мире и будущем. Пусть Аллаh примет все наши искренние ибадаты! Аминь.
Ответить | Ответить с цитатой | Цитировать
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

 

 

Новости Объединенного исламского конгресса России

Feed URL not supported or can not load it.

Сайт нашего аксакала!

Сайт газеты Азбука Корана

Новости

Пред След

"Ихлас"та - "Иптәш командир"

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Бөек Җиңү көне уңаеннан башкаланың 84нче гимназиясендә эшләп килүче "Символ" театр-студиясенә йөрүче яшь артистлар Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасы буенча спектакль күрсәтте.  

Подробнее

Мечеть украсили цветами

Мечеть украсили цветами

27 апреля члены республиканской РОО РБ татарских женщин «Сахибжамал» организовали субботник, посвященный Году Экологии и началу месяца Рамазан.  

Подробнее

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

Конкурс чтецов Корана “Голос мира”

1 апреля в мечети «Ихлас» прошел конкурс чтецов Корана «Голос мира» среди детей от двух до 17 лет, посвященный 20-летию образования МРО «Ихлас». Организатором конкурса выступила Ассоциация Исламского бизнеса в Республике...

Подробнее

20-летие МРО “Ихлас” – знаковое событие в ее истории

20-летие МРО “Ихлас” – знаковое событие в ее истории

11 апреля 2017 года состоялось очередное заседание мутаваллията МРО «Ихлас». На повестке дня были поставлены следующие вопросы: Результаты работы ревизионной комиссии (Г. Байков, Ф.Хуснуллин, В.Гараева); Подготовка к изданию юбилейного издания журнала...

Подробнее

Для спонсоров, поддержки и пожертвований:

R535416049841
Z331330850355


Top

Подписка на рассылку мечети Ихлас

Разработано: вебстудия ВИРТУ