Җирдә тынычлык хакына

By 0
37
Җирдә тынычлык хакына

6 – 12 февральдә Корея Республикасының (Көньяк Кореянең) башкаласы Сеулда “Гомуми тынычлык хакына берләшү” дигән темага халыкара саммит үтте. Ул бөтен дөньяга тынычлык хакына дога укудан башланды һәм һәр конфессиянең дин әһелләре аны үз телләрендә укыдылар.

Саммитта Евразия, Америка, Африка, Австралия кыйтгалары илләреннән дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, хөкүмәт вәкилләре катнашты. Шул дәрәҗәле форумда миңа да катнашу һәм, Ватаныбыз Русиянең вәкиле буларак, чыгыш ясау бәхете насыйп булды. Саммитның асыл максаты итап ошбу төбәктә һәм, гомумән, бөтен Җир шарында тынычлыкка ирешү, янә Төньяк һәм Көньяк Кореяне берләштерү чараларын эзләү билгеләнде.

Хактыр ки, тынычлык – сәгадәткә, җитеш, күркәм тормышка ирешүнең ныклы нигезедер. Сугыш афәте күңелләрдә башланган кебек, тынычлык та кешеләрнең күңелендәге нияттән башлана. Тынычлык хакына сабырлыкта булу, шөкер итү – тынычлыкка ирешүнең кадерен белүдер.

Һәр халыкның иң кыйммәтле сыйфаты – ул тәвәккәллек һәм җәһәтлектер. Тарихларга теркәлеп калган шөһрәтле шәхесләр милләт арасыннан чыга, халык мәнфәгатьләрен яклауда дан казана.

Тынычлыктан башка хәерле тормыш, алга китү мөмкин түгелдер.

Бар халыкларның бишеге, яшәү мәйданы булган Җир шары – планетабыз Галәмдә берәү генә, шуңа да анда тынычлыкны саклау зарур. Җир шарының 112 дәүләтендә Бөтендөнья тынычлык федерациясенең вәкиллекләре бар, алар ЮНЕСКО карамагында хезмәт итәләр.

Саммитта гомуми тырышлык белән качаклар, фәкыйрьләр, терроризм мәсьәләләрен хәл итүдә алга китеш күзәтелүе билгеләп үтелде. Шулай ук анда дини идеологияне сәяси вакыйгаларга бутамау хакында да сүз барды.

Дин әһелләренең эшчәнлеге төрле көнүзәк сорауларны хәл итүдә иң йогынтылы, иң көчле, иң нәтиҗәлесе санала.

Дөньяда коллык газабын бетерүгә руханилар зур өлеш кереттеләр. Җир шарында тынычлыкны саклауның да иң ышанычлы ысулы – дини мәгарифне үстерүдер.

Мәгълүмдер ки, җәмгьятьтә 21 гасырда кешелек кыйммәтләренең очсызлануы, коррупциянең колач җәюе, бер катламнар бөлгенлектә көн иткәндә, әрәм-шәрәм, исрафлык артуы күзәтелә.

Көч кулланулар, эзәрлекләүләр – кешелек дөньясында иман юлыннан читләшеп, матди хаҗәтләргә, мал арттыру ихтьяҗына, байлык арттыннан кууга өстенлек бирүдәдер. Тынычлыкның нигезен какшатучы дошманнары – ул тигезсезлек, гаделсезлек.

Шушы кире күренешләргә каршы көрәштә иң гаярь көч – төрле дин вәкилләре, чөнки бөтен елгаларның суы диңгезгә барган кебек, бөтен дини конфессияләрнең юнәлеше дә бер тарафкадыр. Уртак йортыбызга – Җир шарына килгән касафатлардан без бергәләп арынырга, илаһи кануннар белән җир кануннарын берләштереп, яраштырып гамәл кылырга тиешбез. Көръән Кәримдә 168 тапкыр “сәлам” сүзе аша тынычлыкка ишарә ясала. Димәк ки, Аллаһ тарафыннан боерылган иң хозур халәт, иң мөкатдәс омтылыш – бар дөньядагы тынычлык ул.

Мөхәммәт Галләм,

“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы