Язучыны олылау

By 0
1098
Язучыны олылау

21 февральдә “Ихлас” мәчетенең тантаналар залында мәшһүр шагыйрь, танылган сатирик, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры, С. Михалков, В. Гиляровский, В. Набоков (Русия), “Алеко” (Болгария), Н. Гоголь (Украина), Э. Хемингуэй (Канада), Д. Лондон (АКШ) исемнәрендәге халыкара премияләр лауреаты Марсель Сәлимовның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗади кичә үтте.

Кичәне ачып, мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм, юбилярның әдәбиятны баеткан саллы өлешен лаеклы бәһаләп, аңа килешле чалма һәм чапан бүләк итте. Шагыйрь, экранда фотографияләр дә күрсәтеп, үзенең тормыш юлы, иҗат хикмәтләре белән таныштырды, заман кадагына суккан халыкчан әсәрләрен ишеттерде.

Сүз остасын Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин, каләмдәшләре – халык шагыйрәсе Дилә Булгакова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәрисова, медицина фәннәре кандидаты Мәхмүзә Гайнуллина һ.б. ихлас тәбликләде.

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Юбилей кичәсе Бөек Тукаебызны искә алу һәм татар халкының милли Гимны – “Туган тел”не күмәкләп җырлау белән тәмамланды.

“Ихлас” мәчетенең матбугат хезмәте

Смотреть фотографии с мероприятия.